Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Район советының чираттагы утырышы

20 июльдә башкарма комитетның утырышлар залында II чакырылыш Ютазы район советының чираттагы XX утырышы узды.

Утырыш эшендә Ютазы муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлекләр начальниклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Совет утырышында түбәндәге сораулар каралды: II чакырылыш Ютазы район советы XII утырышының 2011 елның 22 декабреннән "2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында"гы 40 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2. Ютазы муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр турындагы Положениегә өстәмәләр кертү турында.
3. Муниципаль вазифаларга урнашуга теләк белдергән гражданнар һәм берничә вазифаны алып барган затларның табышлары, милекләр, милек характерындагы бурычлары турында мәгълүмат бирү турындагы Положениене раслау турында.
4. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәттә үз-ләрен тотышы таләпләрен үтәү һәм Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органнарында мән-фәгатьләр низагын җайга салу буенча комиссия турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында.
5. Ютазы муниципаль районы советы структурасына өстәмәләр кертү турында.
Барлык каралган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев