Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Районда демографик хәл яхшыра

Дүшәмбе көнне утырышлар залында узган киңәшмәдә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе З.Фәррәхова 2012 нче елның беренче яртыеллыгына районның демографик торышы буенча чыгыш ясады.

З.Фәррәхова биргән мәгълүматларга караганда, районда беренче яртыеллыкта барлыгы 487 гражданлык торышы буенча акт төзелгән. Физик һәм юридик затларга 271 документ бирелгән. 2012 нче елның беренче яртыеллыгына 154 бала теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 49 балага күбрәк. Туучылар саны Акбаш, Кәрәкәшле, Иске Каразирек, Ютазы авыл җирлеләрендә һәм Урыссуда арткан, ә калган җирлекләрдә үзгәреш юк. Шунысы куанычлы, дип белдерде З. Фәррәхова, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр саны арта.
Агымдагы елның беренче яртыелына барлыгы 66 пар язылышкан, бу 2011 нче ел белән чагыштырганда 15 парга күбрәк. Шулай ук милләтара язылышулар саны да арткан. 2011 нче елда алар саны - 17 булса, быел- 23 пар. Аерылышучылар саны да 2011 нче ел белән чагыштырганда күбәйгән. Үткән елның шушы вакытына 23 пар булса, быел 47 пар аерылышкан. Иң күп аерылу 25 тән алып 39 яшькәчә ирләр һәм хатыннар арасына туры килә.
Иң аянычлысы, халык саны кимүгә туры киләдер, мөгаен, - дип белдерде ЗАГС бүлеге җитәкчесе. 2012 нче елның ярты елына үлүчеләр саны 203 кеше тәшкил иткән, бу исә үткән ел белән чагыштырганда 21 кешегә күбрәк. Үлүчеләр саны Урыссуда, Кәрәкәшле, Ташкичү авылларында арткан.
Утырыш барышында мәгариф учреждениеләрендә бара торган капиталь ремонтлар турында да сүз барды. Шулай ук бистә ишегалларында бара торган ремонт эшләрен тизләтергә кирәклеге турында район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев