Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Районда Яңа елга әзерлек башланды

Агымдагы елны озату һәм Яңа елны каршы алу өчен районда әзерлек эшләре башланды.

Моның турында дүшәмбе киңәшмәсендә инфраструктура үсеше начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов хәбәр итте. Агымдагы атна азагына барлык сәүдә йортларында да төрледән-төрле утлар янып торырга тиеш, дип ассызыклады район башлыгы Рөстәм Нуриев. Шулай ук быел зур шугалакның яңаурында булачагы турында хәбәр иттеләр киңәшмәдә. Шугалак район мәдәният йорты белән Урыссу гимназиясе артындагы тыкрыкта урнашачак. Бу балалар өчен уңайлырак булачак, диделәр киңәшмәдә. Әлбәттә инде балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү дә күздә тотыла, димәк әлеге урамнардан машиналар кышкы чорда йөри алмаячаклар.

Киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин агымдагы елның 10 аена торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр турында хәбәр итте. Республика белән чагыштырганда безнең районда хәлләр яхшырак, дип ассызыклады ул.

Утырыш тәбрикләүләрсез узмады. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен финанс- бюджет палатасы рәисе урынбасары Роза Кәлимуллина Татарстан Республикасы финанс Министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук агымдагы елда район делегатлары хаҗ кылган вакытта, аларны озатып йөргән Ютазы амбулаториясе табибы Зәбир Шәрәфиевны Татарстан Республикасы мөфтиенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев