Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Сак булу хәерле

Янгыннар чыгуда ут белән сак эш итмәү, электр үткәргечләренең төзек булмавы кебек сәбәпләр тора.

Район советы һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә Ютазы муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе һәм 42 санлы янгын часте начальнигы урынбасары Ф. Солтанов 2011 елда идарә эшчәнлеге, үткәрелгән чаралар турында доклад белән чыгыш ясады. Чыгыштан күренгәнчә, 1087 вакыйга теркәлгән, шуларның 17сенә - янгын, 25енә ут кабу очрагы буенча барылса, ялган чакыру - 62 очрак. Янгында биш кеше һәлак булган, узган елда - ике кеше. Солтанов сүзен дәвам итеп, район үзәгеннән ерак урнашуы һәм тиз арада төп көч-ләрнең вакытында килеп җитә алмаулары сәбәпле, өстәмә янгын сүндерү отрядлары көчләре ярдәм күрсәтүен билгеләп узды һәм аларны башка торак пунктларда оештыру мөһимлеген ассызыклады. Мәсәлән, быел Ютазы районы җитәкчелеге тарафыннан Иске Каразиректә шундый отряд булдыру турында карар кабул ителгән. Бу исә биш торак пунктка һәм 10 социаль әһәмияткә ия объектка хезмәт күрсәтүдә ярдәм булачак. Тугыз өстәмә янгын отрядының бары өчесендә техника кую өчен җылы гаражлар бар. 2012 елда исә Алма-Атада бер шундый отряд булдыру планлаштырылган. Чыгыш ясаучы юл-транспорт вакыйгаларына, су объектларындагы нәтиҗәләрне ликвидацияләүгә, янгынга каршы су белән тәэмин итү сорауларына да җентекләп тукталды.
Киңәшмәне район башлыгы М. Шәйдуллин дәвам итеп, халык белән узган очрашуларга тукталды. Башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев яшьләр те-масына кагылып, яшь кадр-ларны хәзерләү, аларның активлыгын үстерү, шулай ук, район үзәгендә яшь чыршылар утырту, капиталь ремонт, сугыш ветераннары өчен йортлар төзүне дәвам итү һәм яңа ел бәйрәменә хәзерлек башлау кебек контрольгә алынган сорауларны кү-тәрде. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. Шәмсетдинов район үзәге буенча 146 нарат, 27 чыршы утыртылуын һәм кышка әзерлек буенча мәгълүмат җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев