Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Төзелештә кимчелекләр булмаска тиеш

Төзелеш эшләренә җентекле якын килү юк. Бу турыда район башлыгы Р. Нуриев бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән атна саен уздырыла торган киңәшмәдә хәбәр итте.

Аерым алганда, объектлар төзелешенең барышы өчен җаваплы булган затларның игътибарын ул булдырмаска мөмкин булган һәм, гомумән алганда, графиктан артта калуга китергән кимчелекләргә юнәлтте. Район башлыгы урынбасары З. Рәшитованың киләсе елга төзелеш һәм ремонт эшләренә капитал салу турындагы мәгълүматын тыңлаганнан соң, Рөстәм Мидхәт улы, аны кабул иткәндә, акчаларны сарыф итү соравын җирлек башлыклары һәм депутатлары белән тикшерү мөһимлеген билгеләп узды. Шуның белән бергә, дип ассызыклады ул, билгеле бер көтелмәгән хәлләрдән тыш, әйтелеп узылган саннар нигез итеп алынырга тиеш. Районыбызның республика буенча энергия саклау өлкәсендә беренче урынны алганлыгын искә төшереп, Нуриев энергия ресурсларын саклау, шул исәптән, энергия саклауның яңа технологияләрен кертү эшен дәвам итү кирәклеген билгеләп узды.
Соңгы көннәрдә карның шактый явуына карамастан, торак пунктлар арасындагы юллар вакытында чистартылды, диелде киңәшмәдә. Кәрәкәшле юлының үрендә зур йөк транспорты белән туган кайбер мәсьәләләр хәл ителгән. Район үзәгенең юлларын кардан чистартуда Урыссуның төзекләндерү предприятиесе эшне кызу тоткан. Шул ук вакытта торак милекчеләре ширкәтләре инде ничәнче тапкыр йорт яны территорияләрен кардан арындырудан баш тарта.
киңәшмәдә шулай ук гаилә фермаларын оештыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредитлау, киләсе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү буенча эшләрне активлаштыру һәм тормыш тәэмин итүче башка мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев