Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Укучылар олимпиадаларда

Районның 29 укучысы 14 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашкан. Бүгенге көнгә җиде фән буенча гына нәтиҗәләр билгеле.

Моның турында һәр атна бүлек җитәкчеләре белән уза торган киңәшмәдә мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары А. Шакирова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Бөтенроссия олимпиадалары 22 февральгә тиклем барачак. Безнең районнан анда 58 укучы катнашыр дип көтелә. Алар 25 фән буенча ярышачаклар, шуларның 18е - бөтенроссия, җидесе республика олимпиадаларында. Район җитәкчелеге инициативасы белән укучыларны олимпиа-даларга әзерләү максатында җәен "Дубравушка" БСЛда һәм кышкы каникуллар вакытында Казан федераль университетының Алабуга филиалыннан һәм Әлмәт дәүләт нефть институтыннан укытучылар чакырылды. Моннан тыш, укучылар мәктәп түгәрәкләрендә дә төп фәннәр (химия, математика, рус теле һәм татар теле) буенча белемнәрен күтәрәләр. Бүгенге көндә түгәрәкләргә 72 бала йөри.
Киңәшмә белән рәислек итүче башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов районның загс бүлеге начальнигы З. Фәрраховага Татарстан Республикасында гражданлык актларын теркәү эшчәнлеген башкарганы өчен ТР министрлар кабинетының рәхмәт хатын тапшырды. Киңәшмәдә район башлыгының коррупциягә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Е. Огнева һәм инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы А. Галиуллин чыгыш ясадылар. Азат Рәшит улы, үз чиратында, урамнарны кардан арындыру буенча өмәдә катнашкан барлык оешмаларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев