Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Урыссуда утырышу залында системада эшләүнең актуаль сораулары турында сойләштеләр

Куллану базары предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системада (ЕГАИС) алкоголь продукциясенең һәр берәмлеген теркәү сораулары тикшерелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы начальнигы тарафыннан гамәлдәге закончалык положениеләре аңлатылды: "Әлеге системага, аерым бүлекчәләрнең урнашу урынына кармастан, продукцияне сатып алуны раслау өлешендә алкоголь продукциясен һәм сыра ваклап сатуны тормышка ашырган, шул исәптән яңа ачылган сәүдә объектлары тоташтырылырга тиеш. Агымдагы елның 1 июленнән яңа закончалыкка ярашлы, алкоголь продукциясенең һәр берәмлеген сату факты ЕГАИСта теркәлергә тиеш".

Киңәшмә барышында алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмаларны тоташтыруның агымдагы нәтиҗәләре, шулай ук ЕГАИС системасында теркәү фактлары җиткерелде. Әлмәт территориаль органы мәгълүматлары буенча, 25 майга районда 20 сәүдә объекты үз эшчәнлеген тормышка ашыра, шуларның 18е - алтысы авылда урнашкан - мәгълүматларны әлеге системада терки. Шулай ук хуҗалык итүче субъектларга системада эшләгәндә очраган проблемалы сораулар каралды. Аерым алганда, бу югары финанс йөкләнеше, кайбер торак пунктларда интернетның начар эшләве, персоналның җитәрлек дәрәҗәдә әзер булмавы һәм башкалар.

Белешмә

Ваклап сатуда бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система - ул вәкаләтле органнарга алкогольле эчемлекләрне җитештерүне һәм сатуны контрольдә тотарга мөмкинлек биргән интеграль система.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев