Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Яңа елга район бюджеты кабул ителде

Бүген район мәдәният йортында II чакырылыш Ютазы район советының XXVI утырышы узды.

Утырышны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре, район башлыгы Р. Нуриев ачты һәм алып барды. Утырыш эшендә шулай ук депутатлар, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, бүлек начальниклары, сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, ТМШлар һәм иҗтимагый формированиеләр рәисләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышны башлап, район башлыгы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, илнең радиоэлектрон сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен "Электросоединитель" ААҖ генераль директоры, Ютазы район советы депутаты Рәшит Мәзхәт улы Нәбиуллинга Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
"Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсеше прогнозы турында"гы сорау буенча башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы А. Фәйсханова чыгыш ясады. Шулай ук "2013 елга һәм 2014 һәм 2015 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында" финанс-бюджет палатасы рәисе С. Мөхәммәтов мәгълүмат бирде. 2012-2014 елларга Ютазы муниципаль районында атчылык эшен үстерү программасы турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты М. Зарипов мәгълүмат бирде. "2011 елның 6 октябреннән II чакырылыш Ютазы район советы X утырышының 32 санлы карары белән расланган 2011-2015 елларга Ютазы муниципаль районы социаль-икътисади үсеше Программасына үзгәреш-ләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы дүртенче сорауны Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина яктыртты. Ютазы муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе З. Гыйбадуллина "2011 елның 22 декабреннән II чакырылыш Ютазы район советының XII утырыш 47 санлы карары белән расланган "Ютазы муниципаль районы мөлкәтендә булган милекне арендага бирү турында"гы һәм "2012 елның 31 маеннан "Ютазы муниципаль районында шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен гражданнарга бирелә торган җир участокларының чикле зурлыгы турында"гы II чакырылыш Ютазы район советының XVII утырыш 2.7 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында" докладлар белән чыгыш ясады.
Барлык каралган сораулар тикшерелде һәм карарлар кабул ителде.
Утырыш ахырында район башлыгы Р. Нуриев барлык депутатларга, предприятиеләр җитәкчеләренә, хокук саклау органнары вәкилләренә узып баручы елда уртак нәтиҗәле хезмәт һәм барлык башлангычларда ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев