Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Яшьләр белән актив эшләү кирәк

Узган елда законсыз рәвештә наркотик матдәләр белән эш итүнең 11 очрагы теркәлгән, бу, 2011 ел белән чагыштырганда, бер очракка азрак.

Моның турында бүлек җитәкчеләре белән уза торган атналык киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова сөйләде. Узган елда 1 кг 278,45 грамм марихуанна һәм 29,75 грамм гашиш кулланылыштан алынган. Урыссу үзәк хастаханәсендә учетта (бу наркотик матдәне берничә тапкыр кулланып караган кешеләр, әмма даими түгел) барлыгы 31 кеше тора. Аларның уртача яше - 31. Шуларның 30ы - ир-егет, берсе - хатын-кыз. Шунысы аяныч, әлеге кешеләрнең 23е яшьләр һәм алар беркайда да эшләмиләр. "Наркомания" диагнозы белән диспансер учетта торучылар саны - 21 кеше. Аларның уртача яше - 32. Шуларның 20се - ир-егет, берсе - хатын-кыз. Гөлдания Нурлыгаян кызы әйтеп китүенчә, районда ел саен наркотик яисә психотроп матдәләр куллану-кулланмауны ачыклау буенча мәктәпләрдә медицина тикшерүе уздырыла. 2012 елда барлыгы 472 укучы тикшерелгән, алар арасында наркотик матдәләр кулланучылар ачыкланмаган. Шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәдәният, яшьләр, мәгариф бүлекләре, район хастаханәсе, социаль яклау, эчке эшләр бүлекләре чаралар уздыра. Район башлыгы Р. Нуриев комиссияләрдә наркотик кулланучыларның уртача яшен, күпме куллануларын ачыкларга, гомумән, балалар артыннан контрольне тагын да көчәйтергә кирәк, бу - безнең бурыч, дип ассызыклады.
Киңәшмәдә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе З. Гыйбадуллина районда җирләр-не арендага бирү, аларны сату буенча чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, "Администратор-Д" программасы бу эшләр буенча район бюджетына керә торган акчаларны тулысы белән контрольдә тотарга ярдәм итә. 2013 елның башына җир участокларын арендалауның 582 очрагы актуаль булып тора. Шуларның 127се - юридик, 455е - физик затлар белән. Вакытында аренда өчен түләмәүчеләрнең эшләре тиешле органнарга җибәрелә, дип хәбәр итте рәис.
Р. Нуриев Ютазы районы кулланучылар берлеге рәисе Р. Гайнетдиновка ТР кулланучылар кооперациясе системасында 2012 елда финанс-хуҗалык эшләрен нәтиҗәле алып барган өчен беренче урын алулары белән котлап, диплом тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X