Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Яшьләр - безнең киләчәгебез

Ютазы районында 5 меңнән артык яшь кеше исәпләнә.

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән үт-кәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә төп сорау Ютазы районында яшьләр сәясәте үсеше темасына багышланды. Әлеге мәсьәләне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече А. Роготнева яктыртты. Ул үз чыгышында яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләренә тукталды, нинди эшләр башкарылуын билгеләп, киләчәк планнар белән таныштырды. Районда яшьләр ассоциациясе оештырылган, ул 910 яшь егет һәм кызны берләштерә. Докладчы үз чыгышын тәмамлаганнан соң, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев әлеге сорауны тирәнтен өйрәнү, яшьләр тематикасын массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырту зарурлыгын ассызыклады. Эш кәгазьдә генә калырга тиеш түгел, башкарылганнар күз алдында, ягъни практикада чагылырга тиеш, диде ул. Сүзен дәвам итеп, эшләр планы белән кызыксынды. Эшне көчәйтү мәҗбүри, конкрет гамәлләр булырга тиеш, дип басым ясады. Киңәшмәне дәвам итеп, Рөстәм Мидхәт улы көн кадагында торучы - күп балалы яшь гаиләләргә җир участоклары бүлү, фәнни-практик конференциягә хәзерлек, юлларны һәм чокырчыкларны ремонтлау, агачлар утырту, "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагерен укучылар кабул итәргә әзерләү сорауларына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X