Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Яшьләр китүен туктатырга мөмкин

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тагын үз бүлмәсендә иҗтимагый һәм дини оешмалар лидерлары белән очрашты.

Рөстәм Мидхәт улы очрашуны Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар берлеге рәисе, отставкадагы майор Р. Кадыйровны юбилее белән котлаудан башлады. Ринат Мәгъсүм улы Әфганстанда гына түгел, Чечняда да хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, "За отвагу", "За боевые заслуги" медальләре белән бүләкләнгән. Тагын бер бүләкне - район советының мактау грамотасын әлеге очрашуда аңа Рөстәм Мидхәт улы тапшырды.
Р. Нуриев түгәрәк өстәл артында планнар һәм быел ниләр эшләнүе турында сөйләде. Аны аеруча яшьләрнең районнан күпләп китүе борчый. Сәбәпләре, әлбәттә, һәркемнеке төрлечә. Район җитәкчелегенә районда яшьләргә нәрсә ошамавы турында фараз итәргә генә кала. Бәлки белем бирү сыйфатының канәгатьләнерлек булмавыдыр. Аның фикеренчә, яшьләр белем бирү процессы белән үзләре идарә итәргә тиеш, аеруча хәзер, педагогларның хезмәт хаклары шактый арткач. Мәсәлән, хәзер укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары 25 мең сумга якын, мәктәп директоры 30 мең сум хезмәт хакы ала. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 25 млн. сумга якын акча юнәлтү күздә тотыла. Әмма яшьләрне мәгарифкә генә түгел, производствога да, авыл хуҗалыгына да җәлеп итү мәҗбүри. Соңгы ун елда гына да район хуҗалыкларның яртысын югалтты. Хәзер авыл хуҗалыгы тармагына да чаралар аз юнәлтелми. Сүз уңаенда, акча турында. Район җитәкчелеге ютазылылар акчасының күпчелек өлеше күрше Октябрьский шәһәренең сәүдә нокталарында "утырып" калуы турында бер генә тапкыр искәртми. Урыссуда цивилизаңияле сәүдәне үстерү беренче чиратта яшьләр күзлегеннән районны кызыксындыргыч итү һәм аның бюджетын арттыру өчен мөһим. Шуңа күрә 1200-1300 квадрат метрлы элекке бемит заводы мәйданында сәүдә үзәге төзү күздә тотыла. Яшьләрне бу гына кызыксындырмый. Нуриев Андрей Смоленцевка район эшмәкәрлеге вәкиле буларак, яшьләр ялын оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Районда төнге клуб кирәк, дип саный Рөстәм Мидхәт улы. Көндез һәм кичен саф һавада йөрү өчен парк та мөһим. Тиздән дамба артына тал, миләш, шомырт агачлары утырта башлау планлаштырыла. Әлеге агачлар арасында күңелле ял итү өчен юллар һәм эскәмьяләр урнаштырылачак.
Район җитәкчелеге районны яшьләргә кызыксындыргыч итү өчен сайлаган чараларының берсе булып Солнечный бистәсен төзү тора. Әлеге микрорайон Урыссудан тимер юл аркылы чыгу урыны белән "киселгән", шуңа күрә биредә аның үз инфраструктурасын формалаштыру мәҗбүри. Биредә мәктәп бар. Балалар бакчасы да кирәк. Федераль программа буенча район җитәкчелеге тимер юл мәктәбе бинасын балалар бакчасы итеп тә файдаланырга ниятли.
Кайбер сорауларны очрашуда район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова күтәрде. Шуларның берсе - билгеле телевизион тапшыруга ияреп, районда "Әйдә өйләнешик" дип аталган проект оештыру. Аны авылда кияүгә чыкмаган кызларның һәм буйдак егетләрнең күп булуы борчый. Идеяне барлык җыелучылар да хуплады. Андрей Смоленцевның ябык каток төзү турында соравына Нуриев кире җавап кайтарды, әмма кистереп кире какмады. Әлеге объект районда тергезеләчәк әлбәттә, әмма киләсе ике елда түгел. Беренчедән, аны төзүгә финанс чараларын табу мөмкин түгел, чөнки федераль акчалар Сочи олимпиадасына җибәрелгән. Икенчедән, районда аны тотуга ел саен 10-15 миллион сум артык акча юк. Өстәвенә, ике хоккей "коробкасы" сатып алынган инде: аның 4 млн. сумга якын бәядәге берсе Урыссудагы 3 санлы мәктәп территориясенә урнаштырылачак, 6 млн. сум бәясендәге универсаль ясалма япмалы боз мәйданчыгы - Ютазыда. Россия Пенсионерлар берлегенең Ютазы районындагы рәисе Валентина Воробьева район җитәкчелегенә башка спорт төрләре белән беррәттән шахмат спортын үстерергә чакырды, өстәвенә, безнең район үз вакытында бу җәһәттән шактый көчле булган төбәк.
Яшьләр турында әңгәмәне Рөстәм Мидхәт улы кызыклы саннар белән тәмамлады: "Министрлар Кабинетының индикатив күрсәткечләре буенча әле ике генә ел элек безнең район Татарстанда 32нче урында иде, хәзер - ундүртенче урында. Яхшы күрсәткеч. Әлегә балалар туу күрсәткече генә районны артка тарта". Әгәр дә яшь гаиләләр өчен уңай мохит тудырылса, әлеге проблема да хәл ителәчәк. Район җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләрнең берсендә хирургия бүлеген өченче каттан беренче катка күчерү үтенече белдерелде. Әлеге мөмкинлек хастаханә җитәкчелеге белән махсус киңәшмәдә каралачак.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев активка районда һөнәрчелек эшен үстерү идеясе турында җиткерде. Бу кайбер федерация субъектларында зур табыш китерә. Бу юнәлештә башка төбәкләр эше белән танышу максатында авыл җирлекләре башлыклары тиздән командировкаларга җибәреләчәк. Туган җиреңдә кирәк булырга тиешлегең турындагы әйтем әлеге максатның шигаре булып торачак.
Район активы бу көнне чын мәгънәсендә актив булды - Рөстәм Мидхәт улына сораулар күп бирелде. Алар сәламәтлек саклауга, социаль яклауга, аварияле торакка, бистәне, районны төзекләндерүгә һәм башка өлкәләргә кагылды. Сорауларның һәрберсенә җентекле җаваплар бирелде, үтенечләр һәм проблемалар контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X