Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Ышанычлы перспектива безнең кулларда

"Теплосервис" МУП һәм "Октябрьский базасы" ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән район җитәкчелегенең очрашуы соңгысының актлар залында узды.

"Теплосервис" МУП һбм "Октябрьский базасы" ҖЧҖ предприятие җитәкчеләре Р. Гарипов һәм Ю. Бәшәров җыелганнарны 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Предприятиеләрнең эш хакы буенча да, район бюджетына да бурычлары юк. Район җитәкчелеге тарафыннан "Теплосервис" һәм "Октябрьский базасы" адресларына шелтәләр булмады. Моның турында җыелышта район башкарма комитет җитәкчесе В. Хәбибуллин белдерде. Ул җыелганнарны шулай ук районның социаль-икътисади үсеше белән дә таныштырды. Соңгы өч ел эчендә социаль-икътисади күрсәткечләр яхшырды, дип билгеләп узды Валерий Хәмзә улы, ә бу исә безнең тормышка уңай тәэсир итә. Район актив үсеш кичерә: социаль объектлар төзелә, биналар ремонтлана һәм реконструкцияләнә, предприятиеләр уңышлы эшли. Ул барлык кешеләргә дә нәтиҗәле эш өчен рәхмәтен белдерде һәм перспективага булган эшнең күмәк рәвештә алып барылу кирәклеге турында билгеләп узды, чөнки безнең киләчәк бары тик безнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X