Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Йорт яны территорияләре төзекләнә

Урыссулылар өчен әлеге атна шатлыклы хәбәр белән истә калды - күп фатирлы йорт ишегалларында төзекләндерү буенча эшләр башланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов мәгълүматлары буенча, район җитәкчелеге Урыссу бистәсенең тышкы күренеше күркәм, төзек булсын өчен бөтен көчен куя. Мәсәлән, Пушкин урамы буенча 85 һәм 86 санлы йортлар ишегалларында машиналар йөри торган юл һәм подъездларга алып баручы сукмакларга асфальт салынган. Чиратта - Тукай урамы буенча 25 санлы йортның ишегалды. Гомумән алганда, төзекләндерүгә 10 миллион сум бүлеп бирелгән, дип ассызыклады Андрей Николаевич. Моңа өстәмә рәвештә яңгыр канализациясенең тыгылган торбаларын чистартуга һәм яңа дренаж системасын монтажлауга 500 мең сум күләмендә акча бүленгән. Моннан тыш, Урыссу урамы буенча тротуарларны яңарту эшләре дәвам итәчәк. Бу максатларга район җитәкчелеге шулай ук 1 миллион 200 мең сум күләмендә өстәмә акча тапкан. Урыссу бистәсенең 65 еллыгы кысаларында башкарыла торган эшләрне август ахырына тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев