Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Ахыр заман аналары

Урыссу бистәсендәге урамнарның берсендә яшәүче гражданка Х. йортына эләгер өчен "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге әгъзаларына ярты сәгать тирәсе ут төшкән тәрәзәләр төбендә сакта торырга һәм керү ишеген кагарга туры килде.

Ниһаять, ишек ачылды һәм безнең күзләр тәмәке төтене асылынып торган веранда бусагасында селкенеп торучы хатын күзләре белән очрашты. Чисталыгы чамалы булган аш бүлмәсенә үттек. Яныбызга ярым шәрә кечкенә кызчык йөгереп чыкканда, өй эчендәгеләр шактый гына югары тонда сөйләшүгә күчкәннәр иде. Аты-юлы белән сүгенә башлаган хатын, "утны һәм суны" аз кичмәгән үзәк әгъзаларын мондый гамәл белән куркыта алмаячагын бик тиз төшенде. Һәм ул тезләнеп ялварырга кереште. Шунысын аңлап бетереп булмады: әллә безне мыскыл иткән өчен гафу үтенде, әллә балигълык яшенә җитмәгән баласыннан мәхрүм итмәсеннәр өчен мескенләнде. Ничек кенә булмасын, ул бик оста артист ролен башкарды. "Минем хәлемне аңламыйсыз..,"- дип бертуктамый кабатлаган Х., тормышында, бәлкем, чыннан да кара полоса барадыр: кайчандыр башка шәһәрдә урынлы эштә эшләгән ана бүген эшсез; авырлы килеш тол калган; тәрбиясендә авыру әнисе бар. Әмма моннан да ачырак язмышка дучар булган, берне түгел, ун баланы аякка бастырган хатын-кызлар бар. Кайгы-хәсрәтләрен басар өчен аракыга барып ябышмаганнар. Әлеге гаиләдә игътибарны җәлеп иткән тагын бер күренеш булды. Әйткәнемчә, өйдә ару гына мөнәсәбәтләр ачыклаган чорның шаһиты булган ике яшьлек кызчык куркып та карамады. Сәламәт психикалы бала, гадәттә, анасы өчен борчылып кычкырып елый башлый, аңа барып сырыла, "явыз" абый һәм апалардан үзенчә якларга тырыша. Әмма сабый өйдәге ызгышны гадәти хәл итеп кабул итте. Ә, бәлкем, бу аның өчен шулайдыр да. Чөнки кызчыкның әнисе үзе кебек үк исерек, дорфа ир белән өйдәшлек итә. "Форпост" әгъзалары белән талашучы сөяркәсен яклаган атлы итеп, ир дигән бәндә әле кычкырынды, әле хатынны төрткәләп, икенче бүлмәгә алып кереп китмәкче булды. Ә бала куркып та карамады.
Исерек аналардан туган балаларның, бәлкем, табигатьләре үзенчәлекледер. Чөнки Ютазы авылында тикшерелгән ике гаиләдәге сабыйларның да микроавтобустан коелган бер төркем кешенең ихатага үтүенә исләре китмәде. Ике гаиләдә дә балигълык яшенә җитмәгән икешәр бала үсә. Әниләр беркайда да эшләмиләр. Гаиләләрнең берсе туендыручысын югалткан өчен билгеләнгән пенсиягә яшәсә, икенчесендә туендыручы ролен әнкәләренең сөяркәсе башкара. Юк, исереклек сөременә чумган гаиләләрдә үсүче балаларның гына табигатьләре үзгә түгел, ахрысы, аналарны да бер кыйбла берләштерә. "Йөз" грамм гына аракы кабу сәбәпле селкенеп торырга мәҗбүр булган хатыннар түшләрен кагып, "Их, аңламыйсыз хәлемне..,"- дип, үзләре сайлаган язмышка гаеплеләрне эзләргә тырыштылар. Аларны тагын бер нәрсә берләштерә: "Кайчаннан бирле эчәсез?" - дигән сорауга, сүз куешкан төсле "Бүген генә", - дип җавап бирәләр. Гәрчә аларга шушы сәбәп аркасында бер ай элек кенә беркетмә төзелсә дә.
P. S. Район опека һәм попечительлек органы биргән мәгълүматларга караганда, 2012 елда бер ана суд карары белән үз хокукларында чикләнгән, ике ата-анага туры юлга басарга бер ай вакыт бирелгән, дүрт ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итүгә документлар әзерләнсә, биш эш судка тапшырылып та өлгерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X