Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Ата-аналар белән максатчан эшләү мөһим

Районыбызда 18 яшькә кадәрле булган 4525 бала яши. Шулардан алты яшькә кадәрле балалар саны - 1454, алты яшьтән алып 14 яшькә тиклем балалар саны - 1946 һәм 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар - 1125 кеше.

Моның турында район җитәкчеләре белән узган дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хәҗиев җиткерде. Аның сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә бүгенге көндә 16 бала исәпләнә, шулай ук 25 гаилә социаль яктан куркыныч булып санала. Әлеге гаиләләрдә 37 бала тәрбияләнә. Төп факт - гаиләдәге эшсезлек, дөресрәге эшләргә теләмәү, алкоголизм һәм ата-аналарның амораль тормыш алып барулары, балаларны нормаль шартларда тәрбияләргә теләмәү. Әлеге күренешләр районда кимесен өчен балигъ булмаганнар беләү эшләү комиссиясе максатчан һәм системалы эш алып бара. Беренчедән, әлеге ата-аналарны алкоголизмнан арындыру, икенчедән, аларны кая да булса эшкә урнаштырырга булышу яисә реабилитция уздыру. Һәм моны никадәр иртәрәк эшлибез икән, шул кадәр тизрәк баланы тәрбиягә яңадан ата-анасына кайтарып булачак, дип сүзен тәмамлады Хәҗиев.

Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Вәдигуллин агымдагы елның 10 аена аукцион торглары турында мәгълүмат бирде. Быелның 10 аена районда 98 электрон аукцион уздырылган һәм аңардан 42080 мең керем исәпләнә, диде урынбасар.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альберт Зарипов "Буран" программасының кышкы чорга планы белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, районда кышкы буран чорларына техника һәм оешмалар тиешенчә әзерлек узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X