Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Эшлисе килгәннәргә эш бар

Ютазы районы буенча эшсезләр саны эшләүче халыктан 1,17 процент тәшкил итә.

Районның халык мәшгульлеге үзәге директоры Н. Минневәлиев район советы һәм башкарма комитеты җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә эш базары торышы белән таныштырды. Үзәккә 290 граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 116 эшсезләр дип табылган, 93 кеше эшкә урнаштырылган. Вакансияләргә килгәндә, 86 рәсми вакансия теркәлгән (рәсми булмаганнары 200дән артып китә). Җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру соравы да чишелгән. Киңәшмәне алып барган район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев Ютазыда үткән Сабантуйга тукталды. Район үзәгендә төзекләндерү эшләрен (тротуарлар ясала), Солнечный микрорайонында баручы эшләрне (йортлар төзелә, микрорайон электричество үткәрелүе) ассызыклады. Рөстәм Мидхәт улы Бәйрәкәдә узган фәнни-практик конференциянең мәдәни мирас тарихына кергән якты эз булуын билгеләде. Киләчәктә андагы архитектура һәйкәлләрен саклау, торгызу эшләре буенча хөкүмәт тарафыннан ярдәм булачагын белдерде. Киңәшмәдә шулай ук районны чисталыкта тоту зарурлыгы соравы күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев