Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Кадрлар табу мәсьәләсе алгы планда

Утырышлар залында бүлек җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә район башлыгы Р. Нуриев мәгариф, сәламәтлек саклау һәм яшьләр эшләре һәм туризм бүлекләрендә кадрлар мәсьәләсен алгы планга куярга кирәклеге турында искәртте.

Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов докладыннан күренгәнчә, бу өлкәдә эшләр алып барыла. Уку елының калган ике аенда укытучылар өчен БДИ (БРИ) форматында тест уздыру һәм РҮ ИМК белгечләрен чакырып методик консультацияләр уздыру күздә тотыла. Ә укучыларга килгәндә, 2012-2013 уку елында укучылар 23 фән буенча бөтенроссия олимпиадаларда катнашканнар. Республика олимпиадаларына әзерлек үтү максаты белән физика фәне буенча - 5, биологиядән - 3 һәм химиядән - 7 укучы "Костер" лагерында, ә информатикадан - 2 укучы, хокук фәне буенча - 3 һәм рус теле һәм әдәбияте фәненнән - 2 укучы "Байтик" лагерында әзерлек курслары узып кайтканнар. Нәтиҗәләр дә күзгә күренә: әгәр 2010-2011 уку елында республика олимпиадалары буенча бер генә урын булса, 2011-2012 уку елында бу күрсәткеч - биш һәм 2012-2013 уку елында - сигез призлы урын. Шулай ук Сергей Александрович икенче чиректә уздырылган мониторинг нәтиҗәләре белән дә таныштырып китте. Күп кенә мәктәпләрдә уңай якка үзгәрешләр сизелә, ләкин шушы темпны югалтмыйча эшләргә дә эшләргә әле, - дип сүзен төгәлләде мәгариф бүлеге начальнигы.
Киңәшмәдә шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Г. Шәрифуллина 2012 елда спорт чараларында катнашу буенча нәтиҗәләр ясады. Ул кышкы һәм җәйге спартакиадаларга анализ биреп, алга куелган бурычларны да санады. Рөстәм Мидхәт улы районда волейбол, өстәл теннисы кебек уеннарны яңадан торгызырга, моның өчен кадрлар табарга кирәк, - дигән бурыч куйды бүлек алдына
Киңәшмәдә кар астыннан күренә башлаган асфальттагы чокырларны ямарга кирәклеге турында, районда барган этләр ату эшенең ничек узуы, алда торган чәчү эшләренә әзерлек турында да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев