Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Һәр тармак - контрольдә

Зәй шәһәрендә узган чаңгы ярышы буенча гомумкоманда беренчелегендә безнең район спортчылары икенче урынга лаек булдылар.

Моның турында һәр атна бүлек җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә Ютазы муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов җиткерде. Ул яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгеченә кубок тапшырудан башланды.Киңәшмә барышында торакны исәп-кә алу секторы җитәкчесе О. Кудакаева Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2012 елда торак белән тәэмин ителеше турында мәгълүмат бирде. Ул әйтеп үткәнчә, районда беренчел торак базарында йорт төзү һәм сату-алу очраклары арткан. Узган елда 60тан артык ветеран тораклы булган. Район советының кадрлар буенча белгече С. Тюрина районда кадрлар белән тәэмин ителеш турында чыгыш ясады. Бүгенгә, диелде киңәшмәдә, уку йортларын тәмамлаучыларны районга җәлеп итү буенча эш алып барыла. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова баскетбол буенча районда узачак ярышлар турында әйтеп үтте. Бүген ярышларга әзерлек эшләре алып барыла, дип ассызыклады ул. Республиканың җиде районыннан спортчылар катнашыр дип көтелә. Гөлдания Нурлыгаян кызы Казан шәһәрендә фәннәр буенча республика олимпиадалары башлануын әйтеп китте. Анда безнең районнан да укучылар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев