Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Төзекләндерү - мөһим бурыч

Бүгенге көндәге төп бурыч булып район үзәген һәм торак пунктларын төзекләндерү тора.

Район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән узган киңәшмә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев җитәкчелегендә үтте. Киңәшмәдә оператив торышның тотрыклылыгы билгеләнде. Исерек хәлдә руль артына утыручыларның саны кими төшкән. Административ комиссия шәхси секторда яшәүчеләр арасында төзелеш материалларын урнаштыру буенча профилактик эш алып барган. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев контрольгә алынган сорауларга тукталды. Ике контурлы газ котелларын урнаштыру, Урыссу урамында тротуар җәюне төгәлләү, яңгыр сулары агып китүче канализация сорауларын ассызыклады.
Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова "Россельхозбанк"ның кредитлар бирү буенча даими эш алып баруы, Ютазы авылында хоккей кортын урнаштыру буенча эшләр башлануын әйтеп узды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары Г. Белалова мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларының эшли башлавын, "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагереның балаларны кабул итәргә әзерлеге турында җиткерде. Ул шулай ук мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары баруына һәм быелгы нәтиҗәләрнең үткән елдагыдан югарырак икәнен белдерде.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев киңәшмәне йомгаклап, төзекләндерү, территорияләрне чүптән арындыру сорауларына ныклы игътибар бирү мөһимлеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X