Районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына җир кишәрлеге алу теләген белдереп өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 27 гаиләдән гариза кергән.
Республика буенча 8 меңнән артык гариза кабул ителгән, шуның 90 процентында шәхси торак төзелеше алып бару теләге белдерелгән. Әлеге мәгълүматлар дүшәмбе көнне ТР Премьер-министры И. Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә җиткерелде. Бүген муниципалитетлар, шул исәптән башкала каршында торган иң кискен сорау - гаиләләрне тәэмин итү өчен җир участокларын оештыру һәм рәсмиләштерү.