Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кагыйдәләрне үтәргә тиешләр

    Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозу белән бәйле административ хокук бозу турында 15 беркетмә каралды.

    Күп кенә очракларда район халкы тиешле рөхсәтсез төзү материалларын тоткан, әлеге максат өчен каралмаган урыннарда үз транспорт чараларын юган, яфрак һәм чүп яндырган. Штрафларның гомуми суммасы 30 000 сумны тәшкил итте. Гражданнарга төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның артканын тагын бер кат исләренә төшерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: