Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ничек акчасыз һәм фатирсыз калмаска?

    ТР буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга исәп-хисапны әзер документларны теркәгәннән һәм алганнан соң ясарга киңәш итә.

    Хәзерге вакытта күпчелек сатып алучылар, сатып алу-сату килешүендә, аңа кул куйганга кадәр тулысынча исәп-хисап башкарылуын күрсәтеп, хокукларны дәүләти теркәүгә документлар бирү көнендә алыш-биреш ясыйлар. ТР буенча Росреестр Идарәсендә кисәтәләр: болай фатирсыз да, акчасыз да калырга мөмкин! Гражданнар алыш-биреш итү өчен нигез булып дәүләт теркәвенә документлар тапшырганнан соң, Идарәдән бирелгән расписка тора, дип исәплиләр. Тик әлеге расписка Идарә тарафыннан дәүләт теркәвенә барлык документлар кабул ителүен генә раслый. Документларны кабул итү стадиясендә дәүләти теркәүне туктату яки теркәүдән баш тарту өчен нигез булуын яки булмавын билгеләү мөмкин түгел. Стандарт алыш-бирешне дәүләти теркәүгә 30 календарь көн каралган. Бу вакыт эчендә аның туктатылмавына һәм кире кагылмавына бернинди дә гарантия юк. Моңа сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Бу дәүләти теркәүгә документлар пакетының тулы түгеллеге дә, ялган хокукны раслаучы документлар да һәм башкалар. Законда каралган берничә ысул бар, алар ярдәмендә проблемалы вәзгыятьләр тууны кисәтергә мөмкин. Алар сатучыга да, сатып алучыга да үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә.
    Беренчесе - законлы көчтәге ипотека. Аның асылы шунда ки, сатып алынучы торак сатып алучы аның белән тулысынча исәп-хисап ясалганга кадәр сатучыда залогта кала. Ягъни, сатып алучының күчемсез милек объектына хокукы теркәләчәк, әмма шул ук вакытта ул залог белән катлауландырылган: сатып алучы сатучыга хәбәр итмичә үз милке белән алыш-биреш ясый алмый. Сатып алучы бәяне түли алмаса, залог тотучы гарантияләнгән рәвештә я залогтагы милекне, яки аны саткан акчаны алачак. Сатучы белән исәп-хисап ясау сатып алучы тарафыннан хокукны дәүләти теркәү турындагы таныклык алынганнан соң хуплана. Шунысы аңлашыла, алынган документта "чикләүләр, йөкләмәләр" графасында "законлы көчендәге ипотека" язмасы күрсәтеләчәк. Торак өчен исәп-хисап ясалганнан соң, ике як та ТР буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм исәп-хисап тулысынча башкарылуы турында белдерергә тиешләр.
    Икенче вариант - банк ячейкасы. Әлеге очракта яклар банкка мөрәҗәгать итәләр һәм банк ячейкасының аренда килешүен төзиләр, анда фатир өчен сатып алучы тарафыннан ячейкага салынган акчалар сатучыга нинди шартларда һәм кемгә бирелүе турында күрсәтелә. Шартлар төрле булырга мөмкин, аларны яклар үзләре сайлый. Мәсәлән, сатучы банкка теркәлгән сатып алу-сату килешүенең бер нөсхәсен банкка бирергә тиеш, ул, билгеле булуынча, хокукны дәүләти теркәгәннән соң, сатып алучыга һәм сатучыга бирелә. Бу шулай ук хокукларның Бердәм дәүләти реестрыннан өземтә булуы мөмкин. Күрүегезчә, финанс рискларын минимумга җиткерү башкара алырлык гамәл. Теләк булса, ысуллар җитәрлек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: