Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазыда күмәк тыңлаулар узды

    Үткән дүшәмбедә, 28 октябрьдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов рәислегендә күмәк тыңлаулар узды.

    Тыңлауларда урам комитетлары рәисләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы, бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Җыелучылар Урыссу бистәсе территориясендә җылылык белән тәэмин итү схемасы проектын тикшерделәр. Бу турыда "Урыссу җылылык челтәрләре" җәмгыяте директоры Равил Шәйгарданов бәян итте. Схеманы раслау, диелде мәсьәлә буенча фикер алышканда, тиешле комитет тарафыннан җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү өчен мәҗбүри.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: