Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Даими комиссияләр утырышында киләсе елга район бюджеты тикшерелде

Узган чәршәмбе, 9 декабрьдә, законлылык, регламент һәм җирлек советлары белән үзара хезмәттәшлек; бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышында 2016 елга бюджет турында сорау тикшерелде.

Әлеге сораудан тыш, утырышта тагын ике мәсьәлә каралды: Ютазы муниципаль районының 2016-2018 елларга социаль-икътисади үсеше прогнозы; ТР Ютазы муниципаль районы мөлкәтендә булган милекне арендага тапшыру тәртибе турында Кагыйдәнамәне раслау турында. Беренче сорау буенча финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Альбина Сучкова, икенче мәсьәлә буенча - район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин һәм өченче сорау белән җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина чыгыш ясады. Барлык сораулар да район советының чираттагы утырышында каралуга чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев