Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми хроника

Халык фикере мөһим

Утырышлар залында ТР Ютазы муниципаль районы башлыгы карамагында эшләүче коррупциягә каршылык күрсәтүче комиссия утырышы узды.

Утырышны комиссия рәисе урынбасары Зәрия Сәетгалина алып барды. Аның эшендә комиссия әгъзалары, район башкарма комитеты бүлекләре начальниклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Ютазы муниципаль районы буенча 2012 елда коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру барышы турында; социаль-икътисадый мониторинг буенча ТР комитеты уздырган "Коррупция турында халык һәм эшкуарлар фикерен өйрәнү" социологик тикшерү нәтиҗәләре; муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе буенча таләпләрне күзәтү һәм мәнфәгать низагларын җайга салу, шулай ук хезмәткәрне коррупция белән бәйле хокук бозуга җәлеп итү фактлары булу-булмау буенча комиссия эшчәнлеге; дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләре мөнәсәбәтендә ТР район судлары хөкемнәре; административ регламентларны кулланганда муниципаль (дәүләт) уңайлыкларын күрсәтүдә сыйфат мониторингы турындагы биш сорау тикшерелде.
Беренче, икенче, бишенче сораулар буенча коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Е. Огнева чыгыш ясады. Докладны тыңлаган комиссия әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар. Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә 2013 елга коррупциягә каршы чаралар планы эшләргә һәм расларга, коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия утырышында аның үтәлеше буенча отчетны квартал саен тыңларга дигән тәкъдим кертелде.
Өченче һәм дүртенче сораулар буенча Ютазы район советы кадрлар секторы мөдире С. Тюрина чыгыш ясады. Мәгълүматлар игътибарга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев