Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Куркынычсызлык: Аерым янгынга каршы режим кертелде

2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр район территориясендә аерым янгынга каршы режим кертелде.

Режим гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркынычындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгал утларыннан, хлопушкалардан тыш) файдалануны тыю түбәндәге чикләрдә урнашкан территорияләрдә билгеләнгән:

- сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр ераклыкта;

- торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, массакүләм кешеләр тупланган объектлар чикләреннән 50 метр ераклыкта.

Шулай ук торак пунктлар, авыл хуҗалыгы җирләрендә, бакчачылык берләшмәләре биләмәләрендә чүп-чар яндыру һәм ачык ут куллану тыела. Аерым янгынга каршы режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларга штраф салу төрендә административ җәзага тарту чаралары кулланылачак: гражданнарга - 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; юридик затларга - 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев