Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Планнан тыш тикшерүләр уздыру тәртибе

Район прокуратурасы дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль органнарының оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планнан тыш тикшерү уздыру тәртибен аңлата.

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законга ярашлы, планнан тыш тикшерү уздыруның түбәндәге нигезләмәләре билгеләнгән: 1) элек контрольдә тотучы орган биргән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү; 2) шикаять булу сәбәпле; 3) прокурор таләбе буенча. Бу җәһәттән, планнан тыш кая да булса барып тикшерү, күрсәтмәләр үтәлешен тикшерүдән тыш, прокурор белән килешенгәннән соң гына уздырылырга мөмкин.

Контрольлек итүче органнарның планнан тыш, шулай ук планлы тикшерүләрен уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокуклары бозылган очракта, 2-67-29 телефоны буенча прокуратурага хәбәр итәргә була. Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокуклары саклануын күзәтү прокурор ярдәмчесе Рөстәм Сибиевка йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев