Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Районда исерек хәлдә машина йөртүне дәвам итәләр

Атна эчендә, 2 июньнән 8 июньгә кадәр, район автоинспекциясе транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуының 98 очрагын ачыклаган. Шул ук чорда полиция хезмәткәрләре белән берлектә ике рейд үткәрелгән.

Уздырылган тикшерүләр барышында, алты йөртүче исерек хәлдә тоткарланган. Биш кеше транспорт чарасы белән моңа хокукы булмаган килеш идарә иткән, аларның икесе скутерда хәрәкәтләнгән. Дүрт йөртүче Урыссу бистәсендә көйләнүче тимер юл аркылы чыгу урыны аша үтү кагыйдәсен бозган. Алты йөртүчегә балаларны беркеткеч җайланмалардан башка йөрткән өчен штраф салынган. Җиде автобус йөртүче шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Бер гражданин вакытында штраф түләмәгәнгә җавапка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев