Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Владимир Путин русиялеләрне Яңа ел белән котлады

Бу юлы дәүләт Башлыгы, гадәттәгечә, Кремль фонында түгел, ә Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр янында чыгыш ясады

 

Владимир Путин узган 2022 елны илебез өчен дә, бөтен дөнья өчен дә дулкынлану һәм борчылу белән тулы вакыйгалар елы дип атады.

- Без сезнең белән бүген яңа тарих төзибез. Хәзер иң мөһиме - Русия язмышы. Ватанны саклау - ата-бабаларыбыз һәм буыннар алдында изге бурычыбыз, - диде дәүләт Башлыгы. - Көнбатыштагылар Русияне еллар буе тыныч ниятләр белән ышандырды, әмма асылда неонацистларга ярдәм итте. Хәзер алар бу турыда ачык сөйли, ә Украина халкын илебезне таркату һәм хәлсезләндерү өчен файдалана. Без беркайчан моны беркемгә дә эшләргә бирмәдек һәм бирмәячәкбез дә.

Ул махсус операциядә катнашучыларга
рух ныклыгы һәм батырлык өчен рәхмәт белдерде һәм Русиянең барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачагына, бөек һәм бәйсез ил булып калачагына ышаныч белдерде.

- Бүген Русиянең үзаллы, мөстәкыйль, имин киләчәге безгә генә бәйле икәненә кабат инанабыз. Бөтен нәрсә көчебездән һәм ихтыярыбыздан тора, - дип нәтиҗә ясады Президент.

 

Фоторәсем: РИА-Новости

https://ria.ru/20221231/putin-1842630764.html?rcmd_alg=COL6&rcmd_id=1842638961
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев