Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Йорт яны территорияләрендә эш гөрли

Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев оешмалар җитәкчеләре белән атна саен үткәрелә торган киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә сүз терлек азыгы әзерләү турында барды. Аның турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов чыгыш ясады.
- Үсемлекчелектә барлык технологияләрне кулланып эшләүче хуҗалыклар бар, ә кайберәүләр моңа бөтенләй әһәмият бирми. Барыбызга да бер темпта эшләргә кирәк, кайберәүләргә гербицидлар кертү эшен арттыру мәҗбүри, - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Альберт Зарипов йорт яны территорияләрендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда 29 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Моңа 20 миллион акча бүленеп бирелгән. Шулай ук "Халык сукмакларын" төзекләндерү эшләре дә дәвам итә.
Киңәшмәдә тагын шәхси секторда яшәүчеләрнең йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүләре зарурлыгы, күп фатирлы йортларны җылыту сезонына әзерләү сораулары да күтәрелде.
Киңәшмә тәбрикләү белән тәмамланды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Ютазы районы пенсия фонды белгече Роза Мәхмүдихан кызы Вазиева район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев