Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Авылларга игътибар артачак

"Челтәр компаниясе" ААҖ Ютазы районындагы структур бүлекчәсенең төп бурычы - ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү. Энергетиклар көнен алар, капиталь төзелештә 9 миллион сум һәм челтәрләрне капиталь ремонтлауда 4 миллион сум файдаланып, каршылый.

"Челтәр компаниясе" ААҖ Бөгелмә электр челтәрләре филиалының Ютазы районындагы структур бүлекчәсе начальнигы Руслан Касыймов сүзләре буенча, электр тапшыру линияләренең ачык үткәргечләрен Урыссу бистәсендә заманча изоляция-ләнгәннәргә алыштыру 95 процентка башкарылган: бер чакрымга якын 0,4 кВ югары вольтлы линия калган. Моннан тыш, электр энергиясен исәпкә алу буенча җитди эш башкарылган. "Коммерцияле югалтуларны (электр энергияен намуссыз кулланучылар урлавы) һәм техник җайланмаларда өзеклек белән бәйле югалтуларны ачыклыйбыз. Шәхси секторда мораль искергән счетчикларны өйдән чыгарылып куела торган исәпләү щитларына алыштыру тормышка ашырылды. Әлеге эш 2013 елда дәвам итәчәк", - ди Касыймов. Район челтәрчеләре хезмәт күрсәткән 6/10 кВ электр тапшыру линияләре 310 чакрым һәм 0,4 кВ югары линияләре - 280 чакрым. Ютазы районы электр челтәрләрендә 173 кече трансформатор станциясе исәпләнә. "Челтәр компаниясе" ААҖның Ютазы районындагы филиалы ребрединг (бренд үзгәртү буенча чаралар комплексы) һәм тулаем компания сәясәтен үзгәртү белән дә шөгыльләнә. Аның юнәлешләренең берсе булып хезмәткә дәртләндерү чарасы тора - эшчеләрнең хезмәт хакы 10 процентка арткан. 2013 ел планнарында - электр челтәрләренә капитал салу, җирлекләрнең электр тапшыру линияләрен яңарту. Бүгенге көндә баш предприятие капиталь төзелеш планын раслаган инде: челтәрләрне реконструкцияләүгә 15 миллион сум бүленәчәк, ә капиталь ремонт маддәсе буенча яңа елда 6 миллион сум файдалану планлаштырыла. Бүгенге көндә предприятиенең көзгекышкы чорны уздыруга әзерлек паспортлары бар. Коллективның һөнәри осталыгы шик тудырмый, дип ассызыклый Руслан Илдус улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев