Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Экологик иминлек хакына инновацион технологияләр

Якын көннәрдә Урыссу химия заводы атмосфера һавасын чистарту өчен сәнәгать корылмаларына тәҗрибә үткәрәчәк.

Бу темага безнең хәбәрчебез Р. Галимуллина предприятиенең техник директоры Н. Лукин белән әңгәмә корды. Бүгенге көндә һаваны чистартуның өч төре бар, дип сөйли Николай Валерьевич. Беренчесе аның төрле тоткычлар, әйтик, скрубберлар, аларда тоту элементы булып нинди дә булса сыекча яисә фильтр хезмәт итә. Икенче юнәлеш - плазмокаталитик технологияләр, өченче вариант - термокатализ юлы белән чистарту.

Билгеле бер вакытны завод җитәкчелеге профиль сәнәгать җиһазлары буенча Россия базарын өйрәнүгә багышлый. Чөнки һава мохите параметрларына карата экологик иминлекнең замана таләпләре базарда катнашучыларны яңа технологияләр кертү белән бәйле яңа "үсеш нокталары" эзләргә мәҗбүр итә.

Апрель аеның икенче яртысында химия заводы, һава пробаларын алып, югарыда әйтелгән җиһазларга: Пермьдагы "ЭКАТ" ЯАҖның корылмаларына һәм тоту элементы су яисә күп атомлы спирт (кышкы шартларда файдалану өчен) булган скрубберга тәҗрибә үткәрәчәк. Май уртасында сынау нәтиҗәләре билгеле булачак. Безнең шартларда иң кулай дип табылган җайланманы китерүгә һәм монтажлауга предприятие ай эчендә килешү төзиячәк.

Хәзерге вакытта завод фильтрлаучы элемент куелачак җиһазны хәзерләү белән мәшгуль, дип сөйли Лукин. Өч вариант та җентекле өйрәнеләчәк. Өстенлек аеруча камилләшә төшкән технологияләргә биреләчәк.Шуны әйтергә кирәк, мөһим булган җиһазларны сатып алуда катнашып, район җитәкчелеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Әйтик, район бюджеты хисабыннан җи-һазлар бәясенең 50 проценты түләнәчәк.

Болардан тыш, предприятие җитәкчелеге сәнәгать автоматизациясе системаларын урнаштыру буенча да эш алып бара. Әйтик, 1 июльгә кадәр бөтен сыемнар электрон уровнемерлар, басым, температура датчиклары, электр эшермәләре белән җиһазландырылачак. Оператор бүлмәсендә барлык насос һәм сыемнар режимын күзәтү өчен контроллер урнаштырылачак. Бу технологияләр сәнәгать иминлеге тәэмин итәргә булышачак.

Белешмә өчен: Скруббер - технология һәм химия процессларында каты һәм газсыман мохитләрне кирәк булмаган катышмалардан чистарту өчен сәнәгать җайланмасы.

Плазмокаталитик технология баштагы мәлдә космик корабльләрдә һаваны чистарту өчен ясала һәм аеруча нәтиҗәле һәм экономияле булып санала. Ул газсыман пычратучы матдәләрне элементар кушылмаларга: плазмохимия һәм каталитикка таркатучы ике ысулга нигезләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев