Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Фидакарь династия

Урыссу ГРЭСында Черняевлар династиясеннән бүген тугыз кеше эшли һәм аларның гомуми стажлары 181 ел тәшкил итә.

Өлкән Черняев станциядә 1949 елдан алып 1976 елга кадәр казан-турбина цехында смена начальнигы булып эшли. Александр Ильичның ике улы Михаил һәм Владимирның язмышлары да Урыссу ГРЭСы белән бәйле. Килене Ольга Черняева да казан-турбина цехында ягулык бирүче машинист булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Өлкән Черняев хезмәтен бүген оныклары Денис һәм Артем Михайловичлар, кияве Яков Петрович, аның улы Павел, килене Светлана Любимцевлар дәвам итә. Һәм аларның күпчелегенең хезмәт юлы казан-турбина цехына тоташа. Павел Яковлевич электр цехы начальнигы урынбасары вазифасын үтәсә, Светлана Ленар кызы бухгалтериядә эшли.

Черняевлар династиясе Урыссу ГРЭСының зур коллективында абруйга ирешә алган икән, димәк алар хезмәт сөючән, уңган һәм булган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X