Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Хезмәтне саклауга аеруча игътибар

Узган атнада Әбсәләм мәйданында урнашкан "Волма" корпорациясендә район башлыгы катнашында хезмәтне саклауга багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә оешма территориясе белән танышудан башланды. Район җитәкчеләреннән кала анда иҗтимагый оешма әгъзалары, предприятие җитәкчеләре, район прокуроры һәм район Балалар думасы депутатлары катнаштылар. Оешманың идарә директоры Олег Кращенко складлар һәм цехлар буенча зур булмаган экскурсия оештырды, параллель рәвештә ул узган елның сентябрь аенда булган очрактан соң күрелгән куркынычсызлык кагыйдәләре белән дә таныштырды.
Киңәшмә директор кабинетында дәвам итте. Оешмада хезмәтне саклау буенча нинди чаралар узуы турында хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инженер Анастасия Роготнева сөйләде. Бигрәк тә ул куркынычсызлык техникасын тәэмин итүче өч баскычлы контрольгә тукталды. Беренче баскычта смена саен цех мастеры контроль уздыра, икенчесендә - ике атнада бер тапкырдан да ким түгел цех начальнигы уздыра, ә өченче баскычта - айлык комиссия - аның җитәкчесе баш инженер - тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә. Моннан тыш, Анастасия Леонидовна кунакларны оешманың узган елга һәм агымдагы елга хезмәт саклауны арттыру буенча төзелгән планы белән дә таныштырды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә аяныч хәлләргә килгәндә узган ел "Волма" өчен генә түгел, ә районның кайбер башка оешмалары өчен дә авыр булды. "Үлем белән тәмамланган дүрт очрак - бу безнең кебек кечкенә район өчен бик күп", - дип ассызыклады башлык. Бу очраклар хезмәтне саклауны яхшыртуга берникадәр импульс бирде. Район оешмаларының барлык җитәкчеләре дә моңа икенче күзлектән карый башладылар.
Очрашу азагында Рөстәм Мидхәт улы оешма эшенә уңай билге куйды. Аның сүзләренчә - ул бер урында таптанып тормый, интенсив рәвештә үсә, технологияләрне, кадрларны яңарта, экологиягә аерым игътибар бирә. Сүз уңаенда, оешмада күзгә күренеп чистарак һәм һаваның чиста икәне сизелеп тора. Бу күптән түгел генә урнаштырылган һава чистарту фильтрына бәйле. Икенче шундый ук фильтр җәй урталарында урнаштырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев