Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Химия заводы һәрвакыт авангардта

Беренче апрельдә "Урыссу химия заводы" ябык акционерлык җәмгыяте үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.

Хәер, предприятиенең оешуы иртәрәк була. Соңыннан бары хокукый статусы гына алмашына. Мәсәлән, 2003 елда "Урыссу тәҗрибә химия заводы" дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп оештыру нәтиҗәсендә "УХЗ" ябык акционерлык җәмгыяте барлыкка килә. Ул генераль директор В. Матвеев җитәкчелегендә эшли башлый. Производствоны дөрес оештыру, алдан күрүчәнлек һәм грамоталы җитәкчелек итү аркасында химия заводы продукциясенә базарда һәрвакыт ихтыяҗ бар. Урыссу химия заводы - нефть табу сәнәгате өчен 45тән артык төрдәге химреагент җитештерүче заводларның берсе. Башнефть, Сургутнефтегаз, Удмуртия, Роснефть, Русснефть, якын чит ил дәүләтләре... Бу химия заводы кулланучыларының һәм партнерларының тулы булмаган исемлеге. Мөгаен, нәкъ менә көндәшлеккә сәләтлелек предприятиенең икътисади тотрыклылыгын бәяләүнең төп критерие булып торадыр. Шуңа күрә УХЗның стартегик максаты - базарда дәвамлы көндәшлеккә сәләтле позицияне урнаштыру һәм ныгыту. Һәм ул бу ниятне тулысынча тормышка да ашыра. Ә Урыссу химия заводының көндәшләре җитди. "Татнефть-Химсервис" (Әлмәт шәһәре), "Протон" (Түбән Кама шәһәре) җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр генә дә ни тора.
Безнең продукциягә ихтыяҗ зур, сыйфатның дөнья стандартларына җавап бирә. Моны предприятиенең күп санлы бүләкләре ачык раслый: "Нефть. Газ. Химия. Экология" III Халыкара күргәзмәсе дипломы, "Татарстанда җитештерелгән" номинациясендә җиңүче дипломы, Татарстан республикасының автомобиль базарын үстерүгә керткән өлеше өчен диплом һәм башкалар. Бүген предприятиедә атмосферага зарарлы матдәләр ташлауны минимумга җиткерү өчен барысы да эшләнә. Мәсәлән, агып төшүче сулар һәм яңгыр сулары өчен чистарту корылмалары сатып алынган һәм эшкә җибәрелгән, һаваны чистарту җайланмасы гамәлдә. Берсүзсез, бу чик түгел, экология таләпләрен үтәү буенча эш дәвам итә, - ди заводның баш инженеры Н. Лукин.
Ә өч ел элек "Урыссу химия заводы" ЯАҖ микроашламалар эшләүче "ТОРС" фәнни-җитештерү фирмасын оештыручыларының берсе булган. Район масштабларында химия заводы - бюджет барлыкка китерүче предприятиеләрнең берсе, анда эшчеләрнең социаль гарантияләренә җитди игътибар бирелә. Аерым алганда, агымдагы елга кабул ителгән күмәк килешүгә ярашлы, компенсацион түләүләр шактый арткан. Әйтик, бала туу уңаеннан хезмәткә түләүнең ике, никах теркәүгә - бер, якын кешең үлгәндә - ике минималь күләме дәрәҗәсендә матди ярдәм каралган. Моннан тыш, пенсиягә киткәндә һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан бер тапкыр бирелә торган бүләк акчасы каралган, зарарлы хезмәт шартлары өчен өстәмә озын ял дәвамы җидедән тугыз календарь көнгә кадәр арткан. Завод барлык дәрәҗәдәге бюджетларга намуслы салым түләүче, хәйрия акцияләрендә һәм башка район чараларында катнаша.
2013 ел планнарына елына 30 мең тоннага кадәр булган производство күләмен саклау һәм арттыру, производство җайланмаларын модернизацияләүне һәм яңартуны дәвам итү, насосларны алыштыру, яңа сыемнар кую, күкерт водороды нейтральләштерүче җайланма җитештерүне киңәйтү керә. Шулай ук насос станциясенә капиталь ремонт һәм реконструкция ясау, мичкәләр саклау һәм аларга сыекча салу өчен урын мәйданчыгын киңәйтү, 1 санлы цехны автоматлаштыруны дәвам итү планлаштырыла.
Үткәннәргә сәяхәт. Завод тарихы 1939 елда, Туймазы чыганагы ачылганда башлана: Урыссуда 12 цистерна һәм резервуар паркы сыешлы эстакаданың чимал агызу пункты оештырыла. Әлеге пункт 1946 елда Миннефтепромвостокка тапшырыла, аның базасында шул ук елның мартында Башкорт товар-производство идарәсе составына кертелгән һәм Урыссу нефть базасына үзгәртелгән. Биредә агызу хуҗалыгы үсеш ала башлый. 1946 елдан 1949 елга кадәр Нефтебаза территориясендә резервуар парклары һәм тәүлеклек агызу күләме 12,5 тонна булган яңа агызу эстакадасы төзелә. 1950 елдан 1956 елга кадәр Нефтебаза территориясендә яңа төзелешләр башкарыла һәм предприятиенең барлык биналары реконструкцияләнә, ә агызу эстакадасы куәте ике тапкыр диярлек, тәүлегенә 22 тоннага кадәр арта. 1962 елда Урыссу нефть базасына "Коммунистик хезмәт предприятиесе" исеме бирелә. 1987 елда СССР Нефть сәнәгате министрлыгы боерыгы белән Нефтебаза базасында Урыссу тәҗрибә-химия заводы оештырыла. Ул химреагентларның беренче продукциясен 1988 елда чыгара. Һәм, ниһаять, 2003 ел - бүген үзгәрешсез авангардта эшләүче "Урыссу химия заводы" ябык акционерлык җәмгыяте оешкан ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев