Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Химия заводында – яңа җайланма

Күптән түгел Урыссу химия заводында "ПЛАЗКАТ-аэро" һаваны зарарлы матдәләрдән чистартуның плазма-каталитик җайланмасы эксплуатациягә кертелде.

Предприятиенең производство-техник бүлеге начальнигы С. Павлюков сүзләре буенча, бүгенге көндә әлеге җайланма заводның төп цехы участокларының берсендә - күкерт водороды нейтрализаторы җитештерү участогында гамәлдә. Җайланмада һава чистартуның төп принциплары шундый, плазманың "җиңүче" факторлары тәэсирләрендә пычратучы матдәләрнең максималь тулы таркалуын тәэмин итәрлек итеп модуль аша һава үтү тизлеге сайлана. "Урыссу химия заводы" ЯАҖ җитәкчелеге фикере буенча, һаваны газсыман зарарлы матдәләрдән чистартуның плазма-каталитик технологиясе уникаль, чөнки зарарлы органик кушылмаларның барлык комплексын югары дәрәҗәдә чистартуны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Күптән түгел заводка эш визиты белән килгән ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Р. Камалов, яңа җайланмалар эше белән танышканнан соң, эксперт оешмалары җайланмаларын чистарту дәрәҗәсе турында уңай нәтиҗә булган очракта, "ПЛАЗКАТ-аэро" республиканың башка шундый ук предприятиеләренә тәкъдим ителәчәк, дип билгеләп үтте. Шушы көннәрдә химия заводы һаваның җайланмага эләккәнгә кадәр һәм ул чыкканнан соң чистартылу дәрәҗәсе нәтиҗәлелеген билгеләү мөмкинлекләре булган берьюлы өч оешма вәкилләрен - "ТР Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә гигиена һәм эпидемиология үзәге" Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесен, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясен һәм ТР буенча Россия табигать күзәтчелеге Идарәсен көтә.
Кыскасы, автокосметика, нефть табу сәнәгате өчен химреагентлар җитештерүдә һәм сатуда һәм нефть продуктларын саклау буенча хезмәтләр күрсәтүдә эшчәнлек алып барган Урыссу химия заводы производствоның кешеләр тормышына негатив тәэсирен минимумга җиткерү өчен барлык чараларны да күрә. Шуны искәртәбез, яңа җайланманың техник характеристикалары һава чистартуның югары нәтиҗәлелеге (90-95 проценттан артык) турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев