Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Җитештерүчәнлек киңәйтеләчәк

"Урыссу электр-механика заводы" ҖЧҖ 27 декабрьдән рәсми рәвештә яңа "йорт-җирдә" эшли башлады.

Урыссу химия заводы иганәлегендә 2007 елның февралендә үз функцияләренә керешкән предприятие әлеге үк завод территориясендә бер мең квадрат метрга якын мәй-данны арендалый. Яшь коллектив тоткан курс үсеш белән үрелә, һәм бу производство мәйданнарын киңәйтү бурычын алга куя. Берничә ел элек эш-ләүдән туктаган Урыссу агач эшкәртү комбинаты объектларын сатып алган химия заводы үз кайгыртуындагы электр-механика заводын шунда "башка" чыгара.
- Бүген безнең производство 5600 квадрат метр мәйдан били. Быел комплектлы трансформатр подстанцияләрен (КТП) планда каралганча 567 данә җитештергән булсак, 2012 елда алар санын 799 данәгә җиткерү бурычы тора, - дип хәбәр итте УЭМЗ директоры Т. Сафин.
Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр өчен теләсә кайсы модификациядәге КТПны җитештерү өчен яңа объектларда бөтен шартлар тудырылган. Иң әүвәл, эшне тезмә рәвештә алып бару өчен металл конструкцияләрне хәзерләү, электр панельләрне җыю, эретеп ябыштыру, буяу һәм башка участоклар оештырылган, аларга өр-яңа җиһазлар урнаштырылган. Әмма болардан бигрәк, бүген электр-механика заводы квалификацияле эшчеләр белән тәэмин ителгән.
- Моннан берникадәр вакыт элек 72 кеше эшләсә, бүгенге көндә 96 эшче хезмәт куя. Әмма без коллективны 130 кешегә кадәр җиткерү мөмкинлегенә ия, - дип билгеләп үт-те Тәлгать Тимерхан улы.
Завод үз эшчеләре өчен уңайлы көнкүреш шартлары да тудырырга онытмаган. Өс киемнәрен алмаштыру, душ кабиналары, туклану бүлмәсе - бөтенесе кеше мәнфәгатьләрен күздә тотып ясалган. Моның шулай булуына Урыссу электр-механика заводының яңа шартларда эшли башлавына үзләренең хәер-фатихаларын бирергә килгән район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.Нуриев, аның урынбасарлары, ярдәмчеләре, районның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә инандылар. УЭМЗ директоры Т. Сафин кунакларга зур булмаган экскурсия оештырганчы, Р. Нуриев, Урыссу химия заводы генераль директоры В. Матвеев электр-механика заводы коллективына яңа уңышлар, зур казанышлар теләделәр, хезмәт сөючән эшчеләрне рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X