Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Октябрьский базасы позицияләреннән чигенми

"Октябрьский базасы" ҖЧҖ - 75 ел элек чиктәш Башкортстанның көнбатыш өлеше промыселларын тәэмин итү өчен беренче склад биналары барлыкка килгән урын. Аның рәсми туган көне - 1932 елның 16 мае. Һәм бу Башкортстан нефтенең 80 еллыгына турыдан-туры бәйле.

Предприятиенең үткәненә сәяхәт
Предприятие Урыссу-Куйбышев тимер юлы разъездына Туймазы чыганагы нефтьчеләре өчен беренче йөк вагоннары килгәч, 1937 елда оеша. "Хәзерге вакытта гамәлдә булган база территориясендә, - ди базаның ветераннар советы рәисе В. Шмуровец, - Туймазынефть" трестын техник тәэмин итү бүлеге оештырыла. Тарту көченнән ике трактор һәм берничә ат була. Инде сугыштан соң, 1948 елда яңа складларны төзү башлана, йөк кабул итү мәйданнары булдырыла, предприятие хезмәткәрләре өчен беренче тораклар төзелә башлый. Алга таба шәхси йортлар төзү өчен ссудалар бүлеп бирү, төзү материалларын сатып алуда булышу башлана. Бер үк вакытта ябык складлар төзү, база территориясенә өстәмә тимер юлы салу алып барыла. Алга таба эксплуатациягә порталлы кран кертелә, базаның административ бина базасы һәм аның территориясе төзекләндерелә башлый. Күп эшләгәннәр, әмма ял да итә белгәннәр: үзешчән сәнгать смотрларында катнашканнар, Беренче май демонстрацияләренә йөргәннәр, табигатькә чыкканнар. Төрле елларда Октябрьский базасында үзләре турында яхшы хатирә калдырган грамоталы җитәкчеләр В. Амосов, П. Цибилов, П. Феоктистов, В. Журин, А. Рузанов, В. Пахомов һәм Р. Абдуллин эшләгәннәр.
Бердәмлек - коллективның "геннарында"
Бүгенге көндә база коллективы 60 кешене тәшкил итә. База "Башнефть"не тәэмин итүче эре оешмалар санына гына кермичә, шулай ук Татарстан көньяк-көнчыгышының, безнең районның иң әһәмиятле предприятиеләренең берсе. Предприятие директоры Ю. Бә-шәров сүзләренчә, Октябрьский базасы казанышларын Урыссу бистәсенең формалашуында да кечерәйтеп булмый. Предприятие коллективы аның яхшы традицияләрен саклап, гомумән район башлангычларына булыша.
- Татарстан Республикасы территориясендә урнашып, без "Башнефть" АНКның структур бүлекчәсе булып торабыз һәм компания алдында торган максат һәм бурычларны үтибез. "Башнефть" системасында эшчәнлеге дәвамында базаның лаеклы абруй казанганын тулы ышаныч белән әйтергә була, - ди Юнир Гомәр улы. - Төяү-бушату эшләре вакытында куркынычсызлык техникасына һәрвакыт җитди игътибар бирелде. Шуны билгеләп узарга кирәк, хезмәтне саклау һәм сәнәгый куркынычсызлык сорауларында база үзен профессионал-предприятие итеп танытты. Безнең хуҗалык масштаблы һәм төрле. Төп участок биредә - төяү-бушату участогы. Ул предприятиенең чишмә башы булып тора. Берничә чакрым керә торган тимер юллары була торып, база ел эчендә меңнән артык вагонны кабул итәргә өлгерә. Базаның йөк әйләнеше меңләгән тонна белән исәпләнә. Предприятие мәйданы - егерме гектардан артык. Бөтен базаның туктаусыз эше өчен машина йөртүчеләрне, электрчыларны, эретеп ябыштыручыларны, кранчыларны һәм башка белгечләрне берләштергән транспорт белән тәэмин итү участогы җавап бирә. Базаның һәр хезмәткәре мактау сүзләренә лаек. Әмма һәрвакыт иң яхшыларын аерып була. Бу өлкән мастерлар Р. Ремеев һәм В. Малолеткин, склад мөдирләре В. Галиева һәм Г. Мөхәммәтова, инженер Л. Никишина, электр газ белән эретеп ябыштыручы В. Кукунин һәм башкалар.
Әлбәттә, илдәге, безнең әйдәүче предприятиедәге үзгә-решләр билгеле шартларны та-ләп итә, кайбер авырлыклар китереп чыгара. Шуңа да карамастан, чынлап әйткәндә, бердәмлеге геннарында булган коллектив куелган бурычларны һәрвакыт үтәде. Моның алга таба да шулай булачагына ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X