Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Перспективалы предприятие

Югары технологияле, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән, заманча, уникаль предприятие. Әлеге җөмләне Урыссу электромеханика заводы адресына хөрмәтле кунаклар язмалары китабында ТР Премьер-министры И. Халиков язып калдырган.

"Урыссу электромеханика заводы" җаваплылыгы чикле җәмгыяте - районның иң яшь һәм перспективалы предприятиесе, аңа күптән түгел биш яшь тулды. Төрле модификациядәге комплекслы трансформатор подстанцияләрен җитештерүдә һәм ремонтлауда махсуслашкан завод бүген алга 1,5 мең данәдән артык КТП җитештерү мөмкинлегенә ия. Яңа бинага күчкәнче аның производство куәте шактый аз булган. Элекке агач эшкәртү комбинатын реконструкцияләгәннән соң, предприятие яңа мәйданга күчүен әле күптән түгел генә хәбәр иткән идек. "Производство мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе заказлар арту белән бәйле килеп туды", - дип билгеләп үтте "УЭМЗ" ҖЧҖ директоры Тәлгать Сафин. Күләм тәэмин итүгә предприятиенең сатып алу тендерларына катнашуы аркасында ирешелә. Безнең белән тендерда катнашкан фирмалар көндәшлеккә сәләтсез. Эш шунда ки, без заказчыларның барлык таләпләренә җавап биргән продукция белән тәэмин итү шартларын тәкъдим итә алабыз. Бүген предприятие 5000 квадрат метрдан артык мәйданны били, хезмәт коллективында 105 кеше исәпләнә. Һәм бу чик түгел. Яңа җайланмалар кайтару белән бәйле чыгарылган продукция төрләре дә арта". Иркен цех, технологик процесс, эш һәм ял шартлары белән танышу завод турында тулы күзаллау булдырды: бүгенге көндә завод яңа җиһаз, квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән. Мисал өчен, калай бөгү прессында һәм сан программа идарәле плазма станогында эшләү югары квалификация таләп итә. Көнкүреш шартлары да вакыт таләпләренә җавап бирә. Мәсәлән, биредә көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән уңайлы туклану бүлмәсе, душ бүлмәсе бар.
Урыссу электромеханика заводы - бюджетны барлыкка китерүче предприятие, барлык район чараларында актив катнашучы. Предприятие республика дәрәҗәсендә дә танылды. Аның соңгы бүләкләре арасында - "Производство билгеләнешендәге продукция" номинациясендә "ТРның иң яхшы товарлары" бәйгесе лауреаты дипломы, Бөтенроссия "Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсы программасы җиңүчесе дипломы. Моннан тыш, электромеханика заводы "Энергетика һәм ресурс саклау" халыкара күргәзмәсендә ел саен катнаша. Биредә остазлык киң файдаланыла. "Яшьләр, хәтта билгеле эш күнекмәләре булганда да, безнең производствога хас эш үзенчәлегенә тулысынча туры килә алмый. Тәҗрибә туплаганнан соң була ул. Өйрәтәбез, аңлатабыз. Бездә грамоталы белгечләр шактый", - ди горурлык белән Тәлгать Тимерхан улы.
Биш ел дәвамындагы эшчәнлек юлын озын дип әйтеп булмый. Әмма инде бүген үк предприятие җитәкчелеге производство ветераннарын, коллективны үз артыннан ияртерлек тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләрнең исемнәрен атый. Алар исәбендә - баш технолог И. Канзафаров, смета төзүче С. Картушина, кадрлар бүлеге инспекторы Ф. Шакирова, баш хисапчы А. Сәлимшина, смена мастеры Р. Садыйков, токарь И. Насыйров, слесарь-инструментчы Р. Мөхәммәтшин, эретеп ябыштыручы Р. Садыйков, слесарь-электромонтажчы Д. Шәйхуллин, И. Гобәйдуллин, У. Габдрахманов, Т. Хафизов һәм башка бик күпләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев