Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Һәр йортка - яктылык һәм җылылык

Декабрьнең соңгы числоларында район энергетиклары үз һөнәри бәйрәмнәрен - Энергетиклар көнен бәйрәм итә. Аны Урыссу ГРЭСында, Урыссу җылылык челтәрләрендә, Урыссу тимербетон эшләнмәләре заводында, Урыссу электр-механика заводында билгеләп үттеләр. Шулай итеп, бистәбезне нигезле рәвештә энергетиклар бистәсе дип атыйлар.

"Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ
"Сезнең хезмәтегез аркасында район халкы йортларында яктылык, җылылык һәм кайнар су бар", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Урыссу җылылык челтәрләре коллективына мөрәҗәгать итеп. Ул җәй дәвамында үткәрелгән предприятие эше сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чараларны билгеләп узды. Җылылык челтәрләре коллективын шулай ук предприятиенең элекке директоры Равил Абдулхәкимов һәм хәзерге җитәкчеләре Равил Шәйгарданов котлады.
Урыссу җылылык челтәрләренең иң яхшы эшчеләре "Татэнерго" ААҖның, предприятиенең үзенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, иң яхшыларының исемнәре Урыссу җылылык челтәрләренең мактау тактасына тәкъдим ителде.
"Урыссу ГРЭСы ТГК" ЯАҖ
Энергетиклар көне станциядә җайланмалар сынаудан башланды. ГРЭС озак еллар дәвамында беренче тапкыр тулы куәтенә - 162 ярым мегаваттка эшли башлады. Предприятиенең генераль директоры Владимир Петров әйтүенчә, әлеге саннар - ГРЭС җайланмалары эшенең ышанычлылыгы күрсәткече.
Энергетиклар коллективын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова котлады. Район җитәкчелеге исеменнән сезгә район үсешенә өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез, диде ул. Район башлыгы урынбасары Ютазы районы советының мактау грамотасын ГРЭС эшчесе Сергей Петровка һәм район башлыгының рәхмәт хатын Илгиз
Гыйльмановка тапшырды. Россиянең Энергетика министрлыгы мактау грамотасы белән җылыту-энергетика комплексы үсешендә казанышлары өчен Мөнәвир Гәрәев билгеләнде. Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгыннан мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты белән Борис Фомин һәм Флорит Гарипов бүләкләнде. Иң яхшы эшчеләрнең исемнәре Хезмәт даны китабына кертелде.
Урыссу тимербетон эшләнмәләре заводы
Энергетиклар көненә багышланган тантаналы җыелышны предприятие директоры Рөстәм Шәрифуллинның бәйрәм доклады ачты. Доклад чын мәгънәсендә бәйрәмчә булды, чөнки предприятие "плюс"ка эшләгән - 11 ай эчендә гомуми продукция күләме 9337 кубометр тимербетон тәшкил иткән, шул ук вакытта узган елда предприятие 8 кубометрга якын тимербетон җитештергән. Шулай ук җитәкче полигоннарның уңышын аерым-аерым әйтеп узды һәм предприятиенең икътисади стратегиясе турында сөйләде. Аның кысаларында аны модернизацияләүгә 15 млн сум сарыф ителгән. Шулардан 6,5 млн сумга якыны яңа заманча җиһаз сатып алуга киткән. Моннан тыш, завод газификациясенең икенче этабы тәмамланган, түбә ремонтланган һәм башкалар.
Рөстәм Әнис улы иң яхшыларның эшен мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте. Һөнәри бәйрәмнәре белән коллективны Урыссу тимербетон эшләнмәләре заводының генераль директоры Илдар Гәрәев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев