Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Район сәнәгатьчеләре футбол уйнады

Күптән түгел "Энергия" стадионында "Волма-Абсалямово" җәмгыяте эшчеләре арасында мини-футбол буенча турнир узды.

Ярышларда дүрт команда катнашты, алар бөтен структур бүлекчә намусын якларга тиеш булды. Спорт бәйрәмен "Волма-Абсалямово" җәмгыятенең идарәче директоры Андрей Серга ачты. Ярышта катнашучылар алдында ясаган чыгышында ул мондый дусларча очрашуларның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки спорт белән шөгыльләнүләр сәламәтлекне генә түгел, корпоратив рухны да ныгыта. Ул хезмәттәшләренә уңышлы уен, югары нәтиҗәләргә футбол кырында гына түгел, производствода да ирешүләрен теләде.

Ярышлар әйләнә системасы буенча - биш минутлык тәнәфес белән икешәр таймда узды. Футболчыларга актив рәвештә җанатарлар булышты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Убойная сила" командасы югары дәрәҗәдә уйнау осталыгын күрсәтте: тугыз очко җыеп, ул көндәшләренә бернинди шанс та калдырмады һәм ышанычлы җиңү яулады. Турнир нәтиҗәләре буенча, беренче урынны, билгеләп үтүебезчә, "Убойная сила" командасы яулады, баш механик хезмәтенең "Высшая лига" командасына икенче урын бирелде, гипс һәм гипс эшләнмәләре җитештерү буенча цехның "Сюрприз" командасы - өчече урында һәм һәм шул ук цехның "Беда" командасы - дүртенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев