Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Районда һөнәри осталык конкурсының соңгы этабы үтте

Районда һөнәри осталык конкурсының соңгы этабы үтте.

Конкурс "Электросоединитель" ААҖ базасында зур оешканлык белән узды. Бу иртәдә үз осталыкларын эретеп ябыштыручылар, токарьлар һәм фрезерчылар күрсәтте. Асылда әлеге белгечләр инженерлык фикерен тормышка ашыра һәм аларның тәҗрибәсенә һәм осталыгына күп нәрсә бәйле. Комиссия әгъзалары аларга гади булмаган биремнәр тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Төрле номинацияләрдә Урыссу тимер-бетон эшләнмәләр заводы, "Бөгелмәгаз" Ютазы участогы, Бөгелмә аграр көллияте, "Уруссу-Водоканал" ҖЧҖ, Әпсәләм комбинаты, Урыссу электр-механика заводы вәкилләре ярышты. Конкурсның теоретик өлеше узгач, эретеп ябыштыручылар "ябыштырырга һәм паять итәргә" киттеләр, токарьлар һәм фрезерчылар, алар өчен әзерләнгән сызымнарны алып, станоклар артына бастылар. "Иң яхшы эретеп ябыштыручы" номинациясендә беренче урынны Илнар Шиһапов яулады ("Электросоединитель"), икенче - "Теплосервис"тан Илгиз Хәбиров һәм өченче урынны "Электросоединитель"дан Игорь Садретдинов алды. "Иң яхшы токарь" номинациясендә урыннар "Электросоединитель" ААҖ вәкилләре арасында бүленде: беренче урында - Виктор Мокрополов, икенче - Рәис Нәҗмиев, өченче - Вячеслав Егоров. "Иң яхшы фрезерчылар" да "Электросоединитель"дә булып чыкты: беренче урын Айдар Шәриповта, икенче - Александр Анисимов һәм өченче - Линир Әгълетдинов.

Узган атнада иң яхшылар исемен яулау өчен ярыш ташчылар һәм штукатур-малярлар арасында үтте. Беренчеләренең бурычлары кирпечне тезеп салудан торса, икенчеләре Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында төзелүче йортларның берсендә стена штукатурлады. Сыйфат һәм эшләрне башкару вакыты исәпкә алынды. "Иң яхшы ташчы" номинациясендә беренче урынны Рамил Хәкимов ("Электросоединитель") яулады, икенче - Дамир Тукманазов ("Энергостройсервис"), өченче - Марат Латыйпов ("Снабкомплект"). "Иң яхшы штукатур-маляр" номинациясендә беренче урында Зәмдирә Гусамова ("Электросоединитель"), икенче - Лиана Шәрифуллина ("Снабкомплект"), өченче - Денис Дмитриев ("Энергостройсервис").

"Иң яхшы урам себерүче" номинациясендә төп критерийлар - йорт яны территорияләре торышы, эшләр башкаруның тиешле вакытта булуы, яшәүчеләрнең бәяләмәләре һәм башкалар. Әлеге номинациядә беренче урынга Кәфия Гайнетдинова ("Маяк" ТМШ) лаек булды, икенче - Зөһрә Камалова ("Идарә итүче компания" ҖЧҖ), өченче - Надежда Куцевол ("Восток" ТМШ).

Чаралар ахырында конкурсантларны тантаналы бүләкләү узды. Җиңүчеләр якын көннәрдә район мәдәният йортында узачак тантанага чакырылды, призерларга - дипломнар һәм акча сертификатлары, катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин билгеләп үтүенчә, әлеге конкурс эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыра, аларның әһәмиятен ассызыклый һәм, мөгаен, киләсе елда конкурсның номинацияләре киңәер, дип көтелә.

Күбрәк фотосурәтләрне /ФОТОГАЛЕРЕЯ/ МЕРОПРИЯТИЯ/ КОНКУРС ПРОФМАСТЕРСТВА-2014/ белегендә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X