Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссуда эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү департаменты вәкилләре бизнес җитәкчеләре белән очрашты

Узган атна ахырында Урыссу бистәсендә күптән түгел генә эшли башлаган сәнәгать мәйданчыгында республикада эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү департаменты вәкилләре районның кече һәм урта бизнес җитәкчеләре белән очрашты.

Безнең районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 601 субъекты эшли, 457 шәхси эшкуар үз эшчәнлеген алып бара, кече предприятиеләрдә 1110 кеше мәшгуль. Кече бизнесның алты вәкиле үз кәсепләрен үстерү өчен грант отты. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләгәндә әйтеп узды. Урыссу сәнәгать мәйданчыгы территориясендә күптән түгел ачылган җитештерү тармакларының үсешләре турында "Горизонт" җәмгыяте учредителе Ратмир Мәүлиев таныштырды. Киләчәктә биредә өстәмә эш урыннары оештыру күздә тотыла, дип билгеләп узды ул.

Татарстан Рсеупбликасының икътисад министры урынбасары - эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү департаменты начальнигы Рөстәм Сибгатуллин, 2015 елда республикада эшмәкәрлекне үстерү стратегиясе кысаларында күрсәтеләчәк дәүләт ярдәменең төп чаралары белән таныштырды. Нигездә, үсеш программасы шәхси сәнәгать парклары ( шул исәптән муниципаль өлешне дә кертеп), яшьләр инновацион иҗат үзәкләре һәм башка шундый объектлар оештыру һәм үстерүне үз эченә ала. Сибгатуллин, шулай ук, лизинг грантлар бирү шартлары белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы бизнесында, әйтик, килешүдә күрсәтелгән суммадан 50 процент, ягъни 3 миллионга (эш башлаучылар 1 миллионга) кадәр лизинг алырга мөмкин. Моннан тыш, җиһаз, биналар төзелеше һәм аларны үзгәртеп корган өчен чыгымнарны субсидиляләү дә гамәлдә, дип ассызыклады ул.

- Без бизнес хокукларын, әйтик, җинаять тикшерүләреннән яисә

контроль органнардан яклыйбыз һәм киңәшләр бирәбез, - дип үз чыгышында басым ясады эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Рөстәм Янтыков. - Ләкин корпоратив низагларны һәм арбитраж тикшерүләрне карамыйбыз.

Ахырда район урта бизнес предприятиеләренең берсен оешытыручы, "Бетон+" җәмгыятенең икътисад буенча директор урынбасары Илдар Гәрәев һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рәшит Идрисов сораулар бирде. Аларны илдә барган икътисади кризис шартларында банкларда процент ставкаларының артуы һәм салым түләүләрен реструктуризацияләү мөһимлеге борчыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев