Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

“Волма-Абсалямово” участоктан – абруйлы предприятиегә кадәр үсте

Төзелеш тармагы базары лидерларының берсе составына кергән Әбсәләмдәге төзелеш материалларын җитештерү буенча заводның куәте бер ел эчендә генә шактый арткан.

"Волма-Абсалямово" производство мәйданчыгы идарәче директоры Андрей Серьга сүзләре буенча, 2012 елда гипсокартон табакларын җитештерү күләме айга 250 мең квадрат метр тәшкил иткән, ә инде 2013 елда - 600 квадрат метр. Агымдагы елның февралендә предприятиедә гипсокартон табаклар җитештерү буенча линияне яңарту башланачак, бу продукция чыгару күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк: компания җитәкчелеге тарафыннан прогнозланган куәт - айга 1 миллион квадрат метр. Саннар үзләре турында үзләре сөйли. Күләм арту эшчеләрнең хезмәт хакында да чагыла. Предприятиедә 176 кеше эшли, һәм биредә уртача хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә.

Предприятиенең өченче участогына төзелештә бүлмәара бүлгеләр сыйфатында киң кулланылучы пазогребень плитәләр җитештерү участогы керә. Әлеге участокның айлык производство куәте - 25 мең квадрат метр. Куәтне айга 75 мең квадрат метрга кадәр арттыру планлаштырыла. Ничек? Производствоны яңартуга акча сарыф итү юлы белән. Бүген үк инде 50 мең квадрат метр пазогребень плитә җитештерү куәтенә сәләтле яңа цех төзү алып барыла. Объектны яз көне эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. Әмма, дип билгели директор, җитештерүне арттыру продукциягә кулланучылар соравын 100 процентка тәэмин итми. Предприятиегә базар ихтыяҗларын исәпкә алу мөһим. Моның өчен корпорациядә дистрибуция системасы, кулланучылар һәм партнерлар белән коммуникацияләр Идарәсе бар. Подразделение базарлар анализн үткәрә, элекке клиентларны саклау һәм яңаларын җәлеп итү өстендә эшли.

Компаниядә үзеңне тотыш кагыйдәләре һәм нормалары Корпоратив этика кодексы белән җайга салына. Димәк, һөнәри үсеш, корпорациядә урнашкан үзара мөнәсәбәтләр, традицияләр һәм кыйммәтләр нормалары - бу, әгәр дә теләсәгез, һәр хезмәткәр тарафыннан кабул ителгән һәм сакланган канун. Компания кыйммәтләренең берсе - сәламәт яшәү рәвеше. Предприятие спорт чараларын оештыра һәм аларда катнаша, иң яхшы эшчеләрне бассейнга һәм тренажер залларына йөрүгә абонементлар белән бүләкли. Шулай ук биредә производство культурасын күтәрергә омтылалар: эшчеләр өчен бушлай комплекслы төшке аш оештырыла, туклану бүлмәсе бар һәм ул җиһазланган. Даими рәвештә корпоратив чаралар үткәрелә. Әйтик, Яңа ел бәйрәмен каршылап, хезмәткәрләрнең балалары, шулай ук аз керемле гаиләләрдән 20 бала өчен чаралар уздырылды. Иң яхшы традицияләрнең берсе - территорияне җыештыру буенча шимбә өмәләре. Заводның яңа исем астында эшләвенең беренче көннәреннән үк аның территориясеннән 15 мең кубометр чүп чыгарылган. Төзәкләндерү буенча эш дәвам итә.

Болар һәм тагын башка бик күп күрсәткечләр Россиядәге иң зур корпорацияләрнең берсе булган Әбсәләм производство бүлекчәсенең Ауропа дәрәҗәсендәге предприятиегә аверелергә омтылуын һәм моңа бөтен көчен салуын раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев