Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Электромеханика заводы сату базарын киңәйтә

Урыссуның электромеханика заводы тышкы базарга чыккан.

Предприятие директоры Николай Федосеев мәгълүматлары буенча, электрон торгларда катнашу-сату базарының географиясен киңәйтү мөмкинлеген биргән. Бүген завод продукциясе - комплектлы трансформатор подстанцияләре, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә: Пензада, Самарада, Чиләбедә, Башкортстан шәһәрләрендә таләп ителә.
- Әйе, безнең предприятие көндәшлеккә сәләтле, - ди Федосеев. - Әмма кулланучының заманча таләпләренә җавап бирү җиңел түгел. Бу искергән җиһазларга да бәйле. Шуңа күрә киләсе ел планнарында - станок паркын яңарту.
Шунысын билгеләп узарга кирәк, производство күләмнәре үзгәрешсез калган, биредә айга шулай ук 100 КТП җитештерелә. Һичшиксез, завод әлеге куәтләр белән генә чикләнмәячәк. Моннан тыш, бер ай элек кенә предприятие коллективына яңа хезмәткәрләр килгән. Кадрлар үзгәреп торса да, бу хезмәт шартлары начар булудан түгел. Соңгысы монда тиешле дәрәҗәдә. Октябрьдән хезмәткәрләрнең эш хакын да 30 процентка күтәрүгә ирешкәннәр. Цехта, сүз уңаенда, хезмәт хакы башкарган эш күләменә карап билгеләнә. Һөнәри бәйрәмнәре - Энергетиклар көненә исә хезмәткәрләрне кызыксындыруның иң яхшы ысулы буларак премияләр тора, - дип саный завод җитәкчелеге. Һәм, әлбәттә, иң яхшыларны бүләкләү дә күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X