Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Олы юл үтелгән, күп эшләр башкарылган

Предприятиенең 45 еллык юбилее уңаеннан әйтер сүзләребез бар: "Электросоединитель" ААҖ предприятиеләрнең алдынгылар сафына - герметик электр тоташтыргычлар җитештерүчеләр исәбенә керә.

Узган елларда төяп җибәрү сан ягыннан алганда күбәйде. Эшләнмәләрнең сыйфаты, грамоталы бәя сәясәте, тоташтыргычларның яңа төрләрен үзләштерү сату базарын киңәйтергә ярдәм итте. Бүгенге көндә безнең кулланучыларыбыз - Россиянең һәм якындагы чит илләрнең 800дән артык предприятиесе. Предприятие ышанычлы партнер булып тора. 2010 елда предприятие хәрби билгеләнеш өчен кулланылучы электр тоташтыргычларын эшкәртү хокукына сертификат яклады. Хәзерге вакытта без 150 төрдән артык продукция чыгарабыз. Безнең эшләнмәләр таләп ителә, икътисадның күп тармакларында киң кулланышка ия. Товар продукциясе күләме, (370 млн сум) узган ел белән чагыштырганда, 24,7 процентка артты. Электр тоташтыргычлар 342 млн сумлык чыгарылды.
Югары табышлылык, производство чыгымнарын көйләүгә файдалы якын килү, продукция чыгару күләме үсеше эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрергә булыша. Предприятиедә финанс ел өчен эш нәтиҗәләре буенча (13нче хезмәт хакы) һәм күп еллар эшләгән өчен (14нче хезмәт хакы) түләүләр киредән яңартылды. Ел саен эшләүчеләр саны арта. Авыр 90нчы елларда эш урыныннан китәргә мәҗбүр булганнарның күбесе заводка әйләнеп кайта. Хезмәт резервы артуын яшьләр дә тулыландыра. Ел саен икътисадый күрсәткечләр үсә бара. Безгә вакытында йөкләнгән бурычларыбыз буенча түләүләрне тормышка ашырабыз. Предприятие 45 ел буена югары күтәрелүләрне һәм критик аска төшүләрне үткәрде, әмма барыбер бирешмәде. Һәм бу безнең - гади эшчеләр һәм предприятие җитәкчелегенең бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге көндә коллектив элек эшләгән кешеләрнең искиткеч традицияләрен саклап кына калмый, практикага яңа технологияләр кертә, продукциянең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген бертуктаусыз арттыра.
Үткәнгә сәяхәт
1992-1995 елларда предприятие финанс кризис шартларында калды. Авыр үзгәртү елларында завод җитәкчелегенә тупланган потенциалны сакларга һәм предприятиене яңадан алдынгы чикләргә алып чыгарга мөмкин булды. Предприятиенең икътисадын яхшырту ягына үзгәрү мизгеле 1999 елның язына туры килә. Завод табышлыга әверелә. Шул ук елда производство күләме узган ел дәрәҗәсенә 120 процент тәшкил итте. Яхшы якка үзгәрешләр икътисадның базар мөнәсәбәтләренә күчкәч кенә башлана. 2000 елда завод хосусыйлаштырыла һәм ачык акционерлык җәмгыятенә әйләнә.
Билгеләп үтәргә кирәк, коллектив 2008-2009 елларның икътисадый кризисын да җиңә. "Электросоединитель" җитәкчелеге, финанс чараларын тотуны оптимальләштерү буенча кризис программасын кабул итеп, штатларны кыскартудан һәм эш атнасы дәвамлылыгын киметүдән читтә кала алды.
Бездә уңайлы климат
Бүгенге көнгә предприятие, продукция җитештерүчәнлеге күләмнәрен даими үстереп, табышка эшли. 2012 ел планында - товар продукциясен 420 миллион сум күләмендә чыгару. План үтәлгән очракта, отчет елына үсеш 14-14 процент тәшкил итәчәк. Завод һәрвакытта районыбызның икътисадый нигезен тәшкил итте, производство, сәнәгать флагманы булды, яхшы сыйфатлы продукция чыгарды. Предприятие бүген дә район проблемаларыннан читтә калмый, барлык район программаларында катнаша. Завод тату, эшкә сәләтле, югары һөнәрманлы коллективны саклап кала алды. "Электросоединитель"дә 20, 30 һәм 40 ел хезмәт куючы династияләр, хезмәткәрләр булуы предприятие өчен сирәк күренеш түгел.
Үзенең эшләү дәверендә завод эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр - чын кадрлар әзерләү урыны булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев