Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Бу оят түгел, бу бик кирәк

Шимбә көнне Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумнан артык бәягә диагностик рентген маммография аппараты кайтып җитте.



“Сәламәтлек” милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нигезендә республика акчасына сатып алынган яңа аппарат күкрәк бизләре авыруларын ачыклау һәм кисәтү өчен кулланыла. Моңа кадәр Ютазы районы хатын-кызлары мобиль маммографның график буенча килгәнен көтеп алган булса, хәзер бик кирәкле бу диагностик аппарат үзебезнең хастаханәдә бар.

- Иң мөһиме, бөтен хатын-кызлар да маммография узуның никадәр әһәмиятле процедура булуын аңласын, - дип басым ясады Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова.

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев