Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Район хатын-кызлары — тормыш сыйфатын яхшырту турында

«Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм Әниләр көне кысаларында район мәдәният йортында хатын-кызларның район конференциясе узды, ул район башкарма комитеты һәм хатын-кызлар советы тарафыннан оештырылды.

«Ютазылыларның тормыш сыйфатын яхшырту юллары һәм чаралары» — конференциянең исеме үк район хатын-кызлары күтәргән сөйләшүнең зур һәм җитди булуын күрсәтә.

Демография турында — ачыктан-ачык

Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова җитәкчелегендә узган форум эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова һәм башкалар катнашты. Конференциядә күтәрелгән демография мәсьәләсе безнең район өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә көнүзәк мәсьәлә булып кала.
— «Сәламәтлек саклау» милли проекты бүгенге көндә аеруча мөһим, — дип билгеләп үтте Светлана Самонина. — Кызганычка каршы, күрсәткечләргә тукталсак, район халкының табигый үсеше елдан-ел түбәнәя бара. 2023 елның унбер аенда районда 252 кеше вафат булган, 109 бала туган. Әйе, районда халык саны читтән күчеп килүчеләр хисабына арта. Әмма табигый үсеш халык саны кимүдән ике тапкырга түбәнрәк. Бу мәсьәлә, беренче чиратта, гаилә коруга җаваплы карамау һәм, кагыйдә буларак, аерылышулар саны күп булу, бала табарга теләмәү белән бәйле. 2023 елда районда 43 никах һәм 57 аерылышу теркәлгән. Бу безнең барыбызның да, шул исәптән иҗтимагый оешмаларның да эшләп бетермәвен күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә психологик яки башка ярдәм күрсәтмибез. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булачак ир-атларны тәрбияләүгә җитәрлек игътибар бирергә кирәк. Бүген бу хакта барыбыз да ишетелерлек итеп сөйләү зарур.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова да үз чыгышында демография мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Мәсәлән, 2023 елда Урыссу бала тудыру йортында ике бала туган. Шул ук вакытта җиде ел элек районда 14 бала дөньяга аваз салган булган. 

— Район бала тудыру йортында йөклелеге авырлыкларсыз узучы сәламәт хатын-кызлар гына бала таба ала, — диде Светлана Шакирова. — Гомумән, халыкның кимүе турында сөйләгәндә, бу елгы саннар түбәндәгечә: 31 кеше төрле шешләрдән, 120 кеше кан әйләнеше системасы авыруларыннан, 20 кеше тышкы сәбәпләрдән (юл-транспорт һәлакәтләреннән, агуланудан...) вафат булган. Элек бу сан 11-12 не тәшкил итә иде. Димәк, соңгылары вафат булу куркынычы булган төркемдә тормый. Район буенча уртача гомер озынлыгы — 70 яшь һәм 4 ай. 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары — 9 процент, 60-69 яшьлекләр арасында — 38, эшкә яраклы яшьтәгеләр (50-54 яшьлекләр) арасында — 5,8 процент.

Светлана Шакирова Урыссу үзәк район хастаханәсендә эшләүче заманча медицина җиһазлары турында сөйләде, аларда белемле табиблар эшләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул кешеләрнең күпчелегенең үз сәламәтлегенә, диспансерлаштыру һәм авыруны кисәтү мәсьәләсенә тиешенчә карамавына игътибар юнәлтте. Нәкъ менә гадәти медицина тикшеренүләр вакытында шактый авырулар ачыклана. Әгәр дә алар башлангыч чорда табылса, кеше тиешле дәвалау ала һәм дәвалана. Районда алкоголизм, наркотиклар куллану, тәртипсез җенси тормыш алып баруны гадәтигә әверелдерүчеләрнең дә аз булмавын исәпкә алырга ярамый. Җимерелү чигендә торучы җәмгыятьтә мохит сәламәт түгел икән, димәк, анда яшәүчеләр дә ныклап авырый, дигән сүз. Конференциядә шушы хакта да сүз барды. Барлык мөмкин булган мәйданчыкларда — мәгариф учреждениеләрендә, электрон һәм басма матбугатта ачыктан-ачык бу турыда сөйләшергә кирәк.

Гаилә гореф-гадәтләренә — төп игътибар 

Гаилә институтының элеккеге әһәмиятен югалта бару мәсьәләсенә конференциягә чакырылган кунак, психолог Людмила Ладыженко да тукталды. Балаларны, бигрәк тә улларны тәрбияләүдә әти кешенең урыны зур, дип билгеләп үтте ул. Гаилә башлыгы үз йөкләмәләрен гаиләнең матди мәсьәләләрен хәл итү белән генә чикләргә тиеш түгел. Шәхси мисал, нәсел тамырларын барлау, өйдәге әхлакый мохит, әти кешенең башкалар белән ничек сөйләшүе, борчу-мәшәкатьләрне ни рәвешле хәл итүе — барысы да мөһим, бала боларның барысын да күңеленә сеңдереп бара.

Әлбәттә, районда балалар да, өлкәннәр дә сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирсен өчен күп эш башкарыла: ял объектлары эшли, төрле чаралар, спорт ярышлары үткәрелә. Бу хакта яшьләр бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова хәбәр итте.

Социаль ярдәм чаралары турында...

...социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, халыкны социаль яклау өлкәсе буенча районда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган өч учреждение үз эшчәнлеген алып бара: социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәге бүлеге һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

— Халыкның аерым төркемнәренә социаль ярдәм чаралары төрле түләүләр, субсидияләр, ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә бирелә, — дип билгеләп үтте Зәрия Рәшитова. — Әйтик, быел 7887 кешегә 53 млн сумнан артык социаль ярдәм күрсәтелде. Бу елның гыйнварыннан балаларга түләүләр Пенсия һәм социаль иминият фондының Ютазы районы бүлекчәсе аша башкарыла. Икенче ел рәттән республикада йорт кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия түләнә. Ике ел эчендә 22 гаилә 1835 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган субсидия алды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яшькә кадәрге балаларына 20 000 сум күләмендә түләүләр бирелде. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре дә түләүләр алды.

Бүгенге көндә районда 336 күп балалы гаилә яши, аларда 1075 бала тәрбияләнә. Быел дүрт гаиләдә алтынчы бала туды. Күп балалы гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30% күләмендә субсидия-ташлама ала, күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрү өчен субсидия (354 сум) һәм даруларга субсидия (157 сум) түләнә. Бүгенге көндә районда 1121 өлкән яшьтәге инвалид һәм 66 инвалид бала яши. Быел реабилитация үзәкләренә 85 кеше, шул исәптән 19 бала җибәрелде. Санаторий-курорт дәвалануына бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 34 сертификат, пенсионерларга 14 юллама бирелде.

2023 елның 11 аенда аз керемле гаиләләр һәм аз керемле ялгыз кешеләр белән 77 социаль контракт төзелде. Дәүләтнең социаль ярдәме белән 30 кеше үз эшен ачты.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең «Гармония» комплекслы үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча эшли. Анда ике бүлек — гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге бар. 2021 елдан Татарстанның барлык районнары, шул исәптән безнең район да, «Озак вакытлы карау системасы» пилот проектына керде. Аның кысаларында өлкән яшьтәге кеше яки авыру яисә җәрәхәт алу аркасында ярдәмгә мохтаҗ кеше, яшәү эшчәнлеге чикләнү сәбәпле, мөмкин кадәр күбрәк тормыш сыйфаты, автономия, сайлау хокукы һәм үз теләкләрен тормышка ашыру мөмкинлеге ала. Бүгенге көндә 183 кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә, шуларның 48е озак вакытлы карау системасына кертелде.

Инвалидларны караучы туганнарына, аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм итү өчен әлеге үзәктә «Тәрбияләү мәктәбе» эшли. Анда Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләре белән берлектә техник реабилитация чараларыннан файдалануны өйрәтү буенча дәресләр үткәрелә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр социаль хезмәткәрләрнең ярдәменә өметләнә ала. Социаль хезмәткәр аларны диспансерлаштыру өчен медицина учреждениеләренә озата бара. «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектын тормышка ашыру кысаларында, районда бер гаилә бар. Кызганычка, барлык өлкән яшьтәге кешеләрнең дә яшәү шартлары да, аларны карарлык, тәрбияләрлек туганнары да юк. Мондый кешеләрне без интернатларга җибәрергә мәҗбүр. Быел гына да без дүрт кешене интернатка озаттык. Бүгенге көндә интернатларда 15 якташыбыз яши. Ел саен, Өлкәннәр ункөнлегендә, район ветераннар советы белән берлектә, без алар янына барабыз, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырабыз.

Гомумән алганда, конференция нәтиҗәле узды. Анда катнашучылар күтәрелгән барлык сорауларны да игътибарга алды. Чара ахырында районның күп балалы гаиләләре бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Светлана Самонина җитәкләде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев