Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссуда үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә ятучыларны өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр

    Бүген районыбызның ветераннар советы вәкилләре район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә ятучы өлкәннәребезгә күчтәнәч әзерләгән иделәр.

    Өлкәннәр көне декадасы кысаларында, хастаханәдә үзләренең сәламәтлекләрен ныгытучы пенсия яшендәге апалар һәм абыйларга күчтәнәчләр генә тапшырып калмадылар, ә аларга тизрәк савыгып, туган йортларына әйләнеп кайтуларын теләделәр. Кешегә биргән күчтәнәченнән бигрәк игътибары кадерле, менә безнең өлкәннәребез дә үзләренә күрсәтелгән игътибарга рәхмәт сүзләре җиткерде, чын күңелләреннән хөрмәт белән баш иделәр.

    Фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: