Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Урыссу үзәк район хастаханәсе биләмәсендә Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды

Табибларны һәм шәфкать туташларын, санитаркаларны һәм административ-хуҗалык бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады.

— Сезнең хезмәт һәрвакыт үтә мөһим, хөрмәткә лаеклы булды һәм шулай булып кала да. Сез үз язмышыгызны гаять катлаулы, җаваплы, әмма ләкин җәмгыятьтә иң кирәкле һәм кадерле һөнәр төре белән бәйләдегез. Кешеләргә тормыш һәм сәламәтлек бүләк итүдән гыйбарәт ул. Үзегезгә, гаиләләрегезгә тынычлык, хәстәрлек, муллык һәм иминлек телибез! — дип ассызыклады үз мөрәҗәгатендә район башлыгы.

Тантана барышында, һөнәри бәйрәм хөрмәтенә, Урыссу үзәк район хастаханәсенең иң яхшы табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары, санитаркалары төрле дәрәҗә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Аяз Әдип улы Урыссу үзәк район хастаханәсенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт һәм район бүләкләре тапшырды. Моннан тыш, ул ТР Ютазы районы ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының тестлау үзәге белгече Газинур Гариев белән берлектә ГТО нормативларын үтәгән хезмәткәрләргә махсус билгеләр һәм таныклыклар тапшырды.

Бәйрәмне Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова дәвам итте, ул үз чиратында шулай ук иң яхшы хезмәт ияләрен Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тантана район мәдәният йорты артистларының тематик чыгышлары белән үрелеп барды, сәнгать осталары медицина хезмәткәрләрен соклангыч-чагу концерт номерлары белән куандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев